tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дөнья матурлыгы төсләрдә
Дөнья матурлыгы төсләрдә

Дөнья матурлыгы төсләрдә

«Дөнья матурлыгы төсләрдә». Ульяновск татар мәдәният үзәгендә рәссам Гүзәл Әхмәдуллинаның эшләреннән ачылган күргәзмә әнә шулай дип атала. Анда Гүзәлнең төрле елларда һәм төрле жанрдагы эшләре куелган. Ул сәнгать мәктәбен , соңрак шул тармак буенча институт тәмамлап, мәдәният үзэгендә бизәүче-рәссам булып эшли.

Табигать күренешләрен, портретларны, натюрмортларны да зәвык белән эшләүче сирәк осталарның берсе. Гүзәл татар мәдәният үзәгенең татар театрына да байтак декорацияләрне эшләде. Мона кадәр аның хезмәтләре Идел буе шәһәрләрендә узган кургәзмәләргә дә куела.

Бүгенге кургәзмәгә рәссамның сәйлән белән ясалган иҗат җимешләрен, подносларга төшерелгән күз явын алырлык эшләрен дә күрергэ була иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*