tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьдә татар кызлары түбәтәйләр чигә
Пермьдә татар кызлары түбәтәйләр чигә

Пермьдә татар кызлары түбәтәйләр чигә

Пермьдә кызлар өчен, түбәтәй чигү буенча мастер-класс үткәрделәр. Үз кулларың белән барлыкка китергән матурлыктан да кадерлерәк ни бар? Хәзер Пермьдә яшәүче яшь милләттәшләребез дә горурланып, ү түбәтәен киеп йөриячәк. Биредә татар халкы гореф-гадәтләрен саклауның әнә шундый алымын кулланалар.

Татар телен өйрәнү курсларын ачарга да җыеналар. Яңа төркем булдыру буенча оештыру утырышы узган. курсларга йөрүчеләр теләге белән, үзара аралашу, сөйләм телен үстерү клублары ачарга да ниятлиләр.

Татар телен белү буенча интеллектуаль уеннар оештырганнар, караоке җырлап, өстәл уеннары уйнап та туган телне камилләштерергә тырышалар. Актив милләттәшләребезгә кушылырга теләүче Премь яшьләрен көтеп калалар. Моның өчен анкета тутыру да җитә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*