Һәркемгә дә иң газиз тел – ана теле,
Анда гына сабый чакның раушан гөле –
Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,
Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.
Шушы көннәрдә Удмуртиянең Можгашәһәрендә туган тел көненә багышланган матур чара узды. Тантананы Можга татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Руслан Галиев ачып, бу чараның бик кирәклеген ассызыклады: “Безнең телебез тарихыбыз шикелле бөек, олы язмышлы. Үз телен белгән кеше генә аның моңын, аһәңен аңлый, тоемлый. Татар телендә чиста, дөрес итеп сөйләшкән кеше һәммәбезне сокландыра. Телне саклау – милләтне, нәселне, халыкны, илне саклау ул”.
Бәйрәм мәйданчыкларда барды. “Бер очрашу — үзе бер гомер!” дигән мәйданчыкта өлкәннәребез аулак өйгә җыелдылар. Чәй артында алар татар мәкальләрен әйтеп, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләп, халкыбыз моңнарын суздылар, милли уеннар уйнадылар, туган телгә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.
Нәниләрне Шүрәле, Су анасы, Сабантуй малае каршы алдылар. Бу мәйданчыкта да бик күңелле иде: балалар сүзләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә иттеләр, “Түбәтәй” уенын яратып уйнадылар, туган көнен билгеләп үтүчегә “Ак калач” җырын җырладылар. Бәйрәмебездә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендәге Ижаудагы бүлекчәсе кызлары катнашты. Алар яшьләр һәм апалар өчен кул эше остаханәсе уздырдылар. Кыска гына вакыт эчендә остаханәдә катнашучылар үзләренә матур милли бизәкләр төшереп, калфак-изүләр тектеләр. Йолдызнамә белән кызыксынучылар астролог киңәшләренә дә колак салдылар.
Татар мәдәнияте көне залда оештырылган матур концерт белән дәвам итте. Сәхнәдә халкыбызның аһәңле җыр-моңнары, шигырьләре яңгырады, биюләр күрсәтелде. Һәр катнашучыга, иганәчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм ахырында татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры башкарылды. Тамашачылар аягүрә җырлады. Шуны онытмасак иде: телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга тапшыру бик мөһим!
Эльвира Насыйбуллина,
Можга шәһәре.