tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда “Татар малае. Татар кызчыгы” бәйгесе старт алды
Азнакайда “Татар малае. Татар кызчыгы” бәйгесе старт алды

Азнакайда “Татар малае. Татар кызчыгы” бәйгесе старт алды

Менә берничә ел дәвамында җирлегебездә “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле оешмасы, хатын-кызлар советы һәм мәгариф идарәсе белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Татар малае. Татар кызчыгы” бәйгесе үткәрелеп килә.

Быел бәйге шәһәрнең “Сандугач” балалар бакчасында уза. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Галиева җитәкчелегендәге жюри балаларның татар телен белү дәрәҗәләрен, сәхнәдә матур итеп үзләрен тәкъдим итүләрен, сәләтләрен бәяләде.

Бәйгенең бу өлешендә 13 малай һәм кыз үзләренең осталыгын күрсәтте.

aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*