tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллин истәлегенә спортчылар ифтары узды
Казанда дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллин истәлегенә спортчылар ифтары узды

Казанда дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллин истәлегенә спортчылар ифтары узды

Рамазан аеның 12нче көнендә (13нче апрельдә), Казанда мөселман спортчылары өчен махсус ифтар үткәрелде. Әлеге авыз ачу мәҗлесе “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе, ТР грэпплинг Федерациясе президенты Радик Абдрахманов тарафыннан оештырылды. Беренче тапкыр йөздән артык спортчыны бер өстәлгә җыйган ифтар Россия һәм Татарстан данын халыкара мәйданда күп тапкырлар яклаган, күпсанлы мөселман спортчыларын тәрбияләгән тренер Айрат Кәлимуллин истәлегенә багышланды.

Авыз ачу мәҗлесенә җыелучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде һәм спортчылар өчен махсус ифтар үткәрүнең төп максатларына тукталды, ислам динендә сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелүен аңлатты: “Казан шәһәрен Россиядә спорт башкаласы дип әйтәләр, кызганыч ки, моңа кадәр спортчылар өчен ифтар оештыру насыйп булмады. Быел безнең арабыздан Айрат Кәлимуллин ахирәткә күчте, аның өчесен-җидесен үткәргәннән соң, Радик Абдрахманов спортчыларны җыеп Рамазан аенда тренерыбыз истәлегенә ифтар үткәрергә тәкъдим итте. Белгәнебезчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ спортны яраткан, ул үзе дә көрәшләрдә катнашкан. “Көчле мөэмин көчсезгә караганда күпкә сөеклерәк, әмма [аларның] икесендә дә хәерлелек бар…” – диелә хәдистә. Динебез барыбызны да спорт белән шөгыльләнергә өнди”. Камил хәзрәт шулай ук Айрат Дамирович хакында истәлекләре белән уртаклашты, аның киң күңелле, яхшы, ярдәмчел, сәләтле тренер булуын, күп кешенең намазга басуына аның сәбәпче булуын билгеләп үтте. Мөфти Рамазан аеның фазыйләтләре хакында вәгазь-нәсыйхәт сүзләре белән чыгыш ясады, бу айда Коръәнне өйрәнүгә зур игътибар бирергә чакырды.

Танылган спортчылардан һәм җитәкчеләрдән ифтарда катнаш көрәш сәнгате (MMA) белән һөнәри шөгыльләнүче спортчы, UFC лигасына кергән беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов, джиу-джитсу буенча дөнья кубогы чемпионы һәм җиңүчесе, дөнья һәм Ауропа чемпионатының көмеш призеры, спорт мастеры Марат Капкаев, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, СССРның һә РСФСРның көрәш буенча спорт мастеры, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе вице-президенты Рабит Бадакшанов һ.б. бар иде. Ифтарга чакырылган һәркем үз чыгышында яшь буынга физик тәрбия бирүнең мөһимлегенә тукталды, Айрат Кәлимуллиннан дәресләр алып өлгергән спорт сөючеләр аны рухи остаз дип атады. Яшь башкаручы Ильяс Минһаҗев мөнәҗәтләр башкарды.

Авыз ачу мәҗлесе Коръән уку һәм Айрат Дамир улы Кәлимуллин рухына дога кылу белән төгәлләнде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*