tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илсур Һадиуллин: Төбәкләрдән татар теле укытучысы белгечлегенә укырга теләүчеләр кимеде
Илсур Һадиуллин: Төбәкләрдән татар теле укытучысы белгечлегенә укырга теләүчеләр кимеде

Илсур Һадиуллин: Төбәкләрдән татар теле укытучысы белгечлегенә укырга теләүчеләр кимеде

Соңгы елларда Россия төбәкләреннән Татарстанга килеп, татар теле укытучысы белгечлегенә укырга теләүчеләр кимегән.

Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

Депутат Рамил Төхвәтуллин Россия төбәкләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына кытлыкны искәртеп, төбәкләрдә татар теле укытучылары санын сораган иде.

«Соңгы елларда аларның саны кимеде, шул санны артыру буенча эш бара. КФУ га килергә була, Алабугага, Чаллыга барып укырга мөмкин. Зур теләк белдерәләр, ашкынып торалар, дип мактанырлык сүз юк әле», – дип җавап бирде Илсур Һадиуллин.

Төбәкләрдә татар теле укытучыларының бүгенге саны турында министр төгәл җавап бирә алмады. «Аларның саны үзгәреп тора, әлбәттә, сәгатьләр саны кимегәч, укытучылар саны да кими. Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты укытучылары санын саклап калу һәм үстерү буенча эш бара, моның өчен төрле чаралар үткәрәбез. Полилингваль тирәлектә укыту өчен укытучылар әзерлибез», – диде.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, 2016 елдан авыл җирлеге өчен булачак укытучыларга стипендиаль ярдәм проекты гамәлгә ашырыла. Проектта 646 студент катнаша, 336 сы күп телле даирәдә эшләү өчен белем ала. «2021 елда 150 яшь укытучы алдык, шуның 92 проценты республика мәктәпләрендә, 8 проценты магистратурада белем алуын дәвам итә. Барысы да биш ел дәвамында 15 мең сум премия алган», – дип әйтте.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*