tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Тәмле Казан” фестивалендә татар чәе тантанасы үткәреләчәк
“Тәмле Казан” фестивалендә татар чәе тантанасы үткәреләчәк

“Тәмле Казан” фестивалендә татар чәе тантанасы үткәреләчәк

18-19 сентябрьдә Татарстан башкаласында “Тәмле Казан” (“Вкусная Казань”) дип аталган гастрономия фестивале узачак.

Быел әлеге фестиваль алтынчы тапкыр үткәрелә. “Тәмле Казан”ны шәһәр халкы үз итеп өлгергән: ел саен бу чара 50 000 кешене, шулай ук 100 катнашучыны җыя. Алар арасында шәһәр рестораннары, крафт гастрономия продукциясе җитештерүчеләре, фермерлар һәм башка шәһәр җәмәгать туклануы һәм кунакчыллык өлкәсе эшлеклеләре бар.Фестивальне уздыру урыны – Игенчеләр сарае каршындагы мәйдан. Ике көн дәвамында 10:00дән 21:00гә кадәр фестивальнең кунакларын тәмле ризыктан тыш, милли коллективлар чыгышлары, конкурслар, Казанның әйдәп баручы шеф-поварларыннан мастер-класслар һәм башка кызыклы чаралар көтә.

Быел Татарстан җиренең байлыкларын һәм милли продуктларын алга җибәрүгә аерым басым ясалачак. Фермер продуктларын кулланган туклану нокталары махсус билгеләр белән билгеләп үтеләчәк, ә сәхнәдә беренче тапкыр “Шеф-поварларга каршы әбиләр” гастрономик шоу-ярыш узачак.

Фестивальдә казанлылар һәм башкала кунаклары өчен татар чәе тантанасы да үткәреләчәк.

Дания Нәгыйм
shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*