tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатларны сайлауда катнашты
Рөстәм Миңнеханов VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатларны сайлауда катнашты

Рөстәм Миңнеханов VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатларны сайлауда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатларны сайлауда катнашты.

Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә Миңнеханова белән бергә Казан шәһәренең 42 нче сайлау участогында тавыш бирде.

Искәртик, бүген Россиядә VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирү башланды. Сайлаулар өч көн дәвамында – 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак.

Татарстан Республикасында иртәнге 8.00 сәгатьтә барлык 2 810 сайлау участогы да ачылды.

president.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*