tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телендәге элмә такталарда хаталарны табу бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге билгеле
Татар телендәге элмә такталарда хаталарны табу бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге билгеле

Татар телендәге элмә такталарда хаталарны табу бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге билгеле

ТР Дәүләт Советында элмә такталарда, топографик тамгаларда, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның татар телендәге аншлагларында хаталарны ачыклау бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге билгеле булды.

«Барлыгы ун җиңүче ачыкланды: Тәлгать Хөснетдинов, Ирек Хәйруллин, Хәбибрәхман Миңнуллин, Шамил Вафин, Морат Хәбибуллин, Ярослав Әхмәтов, Гөлназ Титова, Марина Пискарева, Ксения Григорова, Абдул Локманов. Барысына да кыйммәтле кесә телефоннары тапшырылды», — дип әйттеләр «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Кеше хокуклары буенча вәкилнең матбугат хезмәтендә.

Бәйгедә 27 муниципаль районнан 56 кеше катнашты.

Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Кеше хокуклары буенча вәкил, Татарстан Республикасында «Төбәк белән идарә итү үзәге» проектын гамәлгә ашыру буенча проект офисы рәисе Сәрия Сабурская, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов һәм Камил Нугаев катнашкан.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*