tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Васил Шәйхразыев Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде

ВИДЕО: Васил Шәйхразыев Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде

Бүген, 17 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда Казанның 3нче гимназиясендә урнашкан участокта тавыш бирде.

Бирегә ул тормыш иптәше Гөлнур ханым белән килде.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*