Cоңгы вакытларда татар милләтен саклау һәм үстерү стратегиясенә кагылышлы бик күп тәкъдимнәр әйтелә. Аерым алганда, дин әһелләребездән, бу мөһим документта ислам диненең әһәмияте искә алынмый, дигән җитди дәгъвалар булды. Шул уңайдан Татарстан Диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюповка мөрәҗәгать итеп, фикерләрен белештек.
– Миңа калса, эшләнә торган стратегиядә ислам диненең халкыбыз яшәешендә тоткан, тотарга тиешле урыны исәпкә алынмаган диярлек. Динебезне һәм телебезне саклап калу юнәлешендә мин 36 районның дин әһелләре белән очрашып сөйләштем. Сөйләшү, фикер алышуларда районнарның мәгариф, сәламәтлек саклау бүлеге җитәкчеләре дә катнашты. Урыннарда күпләрнең мондый хәлгә – ислам диненә игътибар булмауга эчләре поша икән. Татар халкын динсез күз алдына китерү мөмкин түгел. Телебезне саклау да дингә турыдан-туры бәйле. Кытай, Финляндия, Австралия булсын – милләттәшләребез туган телебездә сөйләшә, динебезне туган телдә тота. Динебез, телебез югала икән, милләтебез, дәүләтчелегебез дә бетәчәк. Ак кәгазьгә кара белән язылган шикелле хакыйкать бу. “Диндә өч нәрсә юк. Әмма болар – милли тел, милли гореф, милли кием динне саклый”, – дип Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани дә моны әйтеп, искәртеп калдырган.
Аксакаллар шурасы президиумы утырышында стратегиянең рухи бергәлек бүлегенә, җәлеп ителгән җәмгыяви институтлар исемлегенә без кичекмәстән Татарстан Диния нәзарәтен кертергә, ягъни татар халкы үсешендә ислам диненең хәлиткеч ролен күрсәтергә тәкъдим иттек.
Тәгаен алганда, без хастаханәләрдә һәм вузларда намаз уку бүлмәләре булдыруны зарури эш дип исәплибез. Бу юнәлештә, Аллага шөкер, өч ел эшлибез инде. Әйтик, ике ел элек Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бик күркәм килешү төзедек. Анда һәрбер хастаханәдә намаз бүлмәсе булдыру кирәклеге әйтелде. Татар хатын-кызларын мөселман табиблары карасын иде, дигән теләк җиткерелде. Бүген, Аллага шөкер, район хастаханәләренең 75 процентында намаз бүлмәләре бар. Дөрес, Казанның күпчелек хастаханәсендә бу мәсьәлә уңай хәл ителде дип әйтеп булмый әле. Кайберәүләр, гыйбадәт бүлмәсе уртак булса да ярый инде, ди. Миңа калса, бик үк дөрес булмас бу. Безгә килеп җиткән хәдисләрдә Пәйгамбәребезнең: “Әгәр мин шулай эшләсәм, башка мөселманнар да чиркәүгә кереп намаз укый башлар”, – дип әйткәне мәгълүм. Правослау күршеләрнең гыйбадәтханәләрендә барыбер үз символлары, иконалары булмыйча калмый. Гадәттә намаз уку өчен бүлмә булдырылган урыннарда правослау күршеләр өчен дә бүлмә ясала.
Югары уку йортларында да мондый ихтыяҗ бар. Әле күптән түгел генә безгә КФУда укый торган чит ил мөселман студентлары мөрәҗәгать итте. Алар намазны Колшәриф мәчетенә барып укый икән. “Университетта намаз уку бүлмәсе ачылса, шактый вакытыбыз янга калыр иде”, – ди алар. Бездә мөселман чит ил студентлары шактый күп бит. Үзебезнең студентлар арасында да намазлы яшьләр аз түгел. Аннан килеп, КФУда гына түгел, башка вузларда да мондый проблема бар.
Башкалабызда Казан ханлыгы вакытыннан калган истәлекле урыннарны билгеләп кую эшен дә туктатканыбыз юк. Мәгълүм булганча, Архиерей дачалары дигән урын Казан ханнарының җәйге резиденциясе, ял урыны буларак билгеле. Ниятләребез зурдан. Анда агачтан булса да Сөембикә-ханбикәнең резиденциясен салып куярга, янәшәсендә дустанә илләрнең җәйге илчелек бинасы кебек йортларын корып куярга иде. Татарстан халыклары Дуслык йортында теркәлгән байтак кына милләтләр анда үз вәкиллекләрен гәүдәләндерүче йорт салып куярга хәлләреннән килгәнлеген җиткерде.
Республикабызда 3500дән артык зират булып (шуларның 2900е – татар каберлеге), шактыеның торышы яхшыртуны сорый иде. Аларның бөтенесе дә диярлек чистартылды, төзекләндерелде. Хәзер елына ике мәртәбә – язын – 9 Май, көзен Хәтер көне алдыннан каберлекләрне чистартырга иде дип, муниципаль хакимиятләр һәм мөхтәсибәтләр алдында бурыч куйдык. Бу уңайдан, зират коймаларын алыштырганы, юллар салганы, зират йортлары корып куйганы өчен, Ютазы, Кукмара, Чистай, Мамадыш, Мөслим районнары хакимиятләренә рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Мәчетләр каршындагы алты айлык татар теле курслары туган телебезне өйрәнергә, тагын да яхшырак үзләштерергә теләгәннәр өчен уңышлы алым булды. Бу гына аз дип, мөфтияттә милли мәгарифебезне саклап калу һәм үстерү өчен җирлекләрдә татар-мөселман мәктәпләре ачу муафыйк булыр дигән нәтиҗәгә килдек. Былтыр Әлмәттә татар-мөселман мәктәбе ачу – беренче үрнәк. Шәт, башка районнар да бу үрнәккә иярер. Тәгаен алганда, Кама Тамагы районында мондый ният бар инде. Балтач районының Бөрбаш авылында ир балалар өчен пансионат булдырулары да – кызыклы тәҗрибә. Анда җыелган малайлар көндез гадәти мәктәптә укыса, кичен аларга мөселманча рухи-әхлакый тәрбия бирелә.
Сарманда, Буада мөселман балалар бакчасы салына. Буадагысы дүрт катлы булып, быел сафка басар дип өметләнәбез. Анда, гомумән, дини гыйлем бирү бик яхшы куелган: укучы балалар төштән соң мәдрәсәгә килеп сабак тыңлый. Түбән Камада, Әлмәттә дә төштән соң мәдрәсәгә килеп дини гыйлем алучы мәктәп балалары шактый күп. Әлбәттә, һәр район үзәгендә бер генә булса да татар балалар бакчасы булырга тиеш. Республикабызда җиде йөзләп балалар бакчасы бар. Шактыеның исеме татарча булса да, нигездә аларда тәрбия эше урысча алып барыла. Тәрбия эше туган телдә булырга тиеш бит.
Менә Нурлат, Спас кебек район үзәкләрендә бер татар мәктәбе дә юк. Бик сәер хәл бу. Динебез тарала башлаган төбәктә – Болгарда татар мәктәбе ачылмауны берничек тә аңлап булмый. Республикабызда 42 татар гимназиясе бар дип санала. Хәзер аларның күбесендә, бердәм дәүләт имтиханына әзерләнәсе бар дип, югары сыйныфларда укытуны урысчага күчереп бетерделәр. Элеккечә сынау алуны мәктәпләрнең үзләренә тапшырып булмый икән, имтиханнарны туган телдә бирдерүгә ирешергә кирәк. Әлбәттә, татар баласының, урта мәктәпне тәмамлап чыккач, вузда да туган телендә белем алу мөмкинлеге булырга тиеш. Егерме беренче гасыр башында Казан вузларының күпчелегендә татар төркемнәре ачылып, татарча укыта башлаганнар иде инде. Мондый мөмкинлекне һәр югары уку йортында, һәр факультетта булдырырга кирәк. Бу фикерләр, һичшиксез, татар стратегиясендә урын алырга тиеш, – дип сөйләде ул безгә.