tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар әдәбиятен яратучылар марафоннарда катнаша
Татар әдәбиятен яратучылар марафоннарда катнаша

Татар әдәбиятен яратучылар марафоннарда катнаша

Бүген, 15 нче май көнне, Казанда УНИКС концертлар залында #әдәбимарафон проекты финалистларын – татар әдәбиятын сөючеләрне бүләклиләр. Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты берлектә оештырып үткәрә торган һәм Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган әлеге марафонда Ханты – Манси автономияле округының Сургут шәһәреннән,Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли мәдәни мөхтәрияты әгъзасы Дания Әфләтүнова катнаша. Әлеге марафонда катнашучыларның саны меңнән дә артып киткән.

Дания Әфләтүнова:
– “Әдәби марафон аша мин үземә бик күп дуслар таптым. Үзем татар телен начаррак белсәмдә татар китаплары аша туган телебезне саклап кала алып буласына ышандым.Чөнки үземнең сөйләм телем яхшырды. Дусларым белән татарча аралашканда үземне хәзер иркен хис итәм. “Әдәби марафон” халыкка бик күп мөмкинлекләр бирде. Әлеге марафонны оештыручы Раил Гатауллинга һәм аның ярдәмчеләренә,Татнетны үстерү фондына зур рәхмәтемне белдерәм. Әлеге марафон дәвамлы булсын иде”.

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*