ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Тәтеш районына килеп җитте. Флагны каршы алу тантанасы район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды.
«Тәтеш районы барлык тармакларда да уңышлы үсеш ала, елдан-ел хезмәт, яшәү һәм ял итү өчен уңайлырак була бара. Татарстан — күпмилләтле республика, аның халкы үз тарихын һәм гасырлык традицияләрен кадерләп саклый. Без гимн, герб һәм әләм белән горурланабыз», — диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Ул флагка Тәтеш районы гербы төшерелгән тукыманы беркетте. Аннары эстафета Баулы районына юл тотачак.