tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтештә яшәүчеләр ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алды
Тәтештә яшәүчеләр ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алды

Тәтештә яшәүчеләр ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алды

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Тәтеш районына килеп җитте. Флагны каршы алу тантанасы район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды.

«Тәтеш районы барлык тармакларда да уңышлы үсеш ала, елдан-ел хезмәт, яшәү һәм ял итү өчен уңайлырак була бара. Татарстан — күпмилләтле республика, аның халкы үз тарихын һәм гасырлык традицияләрен кадерләп саклый. Без гимн, герб һәм әләм белән горурланабыз», — диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов.

Ул флагка Тәтеш районы гербы төшерелгән тукыманы беркетте. Аннары эстафета Баулы районына юл тотачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*