tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тимер туйга тимер бүләк
Тимер туйга тимер бүләк

Тимер туйга тимер бүләк

8 июль безнең илдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак бәйрәм ителә, ул 2008 елда гамәлгә куелган иде. Шул бәйрәм уңаеннан, дистәләгән еллар бер-бересенә тугры булып, мәхәббәтләрен саклап гомер иткән парларны котлыйлар. Сергач районында да бу күркәм гадәт традициягә керде һәм агымдагы атнада Сергачта яшәүче Башаровлар гаиләсенә 65 ел бергә яшәүләре уңаеннан “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медале тапшырылды.

Сәит Җиһанжир улы белән Сафия Кадер кызы Сергач шәһәрендә гомер итсәләр дә, озак еллар инде апрель ахыры – май башыннан алып, көзгә хәте Кочко-Пожардагы йортларында яшиләр һәм Россиядә бу бәйрәмне уздыру буенча оештыру комитеты гамәлгә куйган медаль белән грамотаны, шулай ук район администрациясе һәм Земство җыены исеменнән Рәхмәт хатын район администрациясенең җирле үзидарә башлыгы Николай Субботин һәм район социаль яклау бүлеге хезмәткәре Светлана Мастюгина аларга авылга килеп тапшырдылар.

Николай Михайлович тимер юбилярларны котлап, иң изге теләкләр теләде, туган илебез файдасына куйган күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, мәхәббә тарихлары белән кызыксынды.

Гаилә башлыгы Сәит ага Мөтеравылда туып-үскән, сугыш башланыр алдыннан аларның гаиләсе Сергач шәһәренә күчеп яши башлый. Барлык олы буын кебек ул сугыш вакытындагы, аннан соңгы елларның ачлыгын, юклыгын күп күрә, яшь чактан эшкә җигелеп көтү көтә, бүтән эшләр башкара. Соңрак инде әтисе киңәше белән тимер юл депосына эшкә керә һәм машинист ярдәмчесе белгечлеге буенча белем алып, дүрт дистә ел башта ярдәмче, аннары күп еллар машинист булып хезмәт итә. Ә Сафия апа гомеренең күп өлешен сату эшенә багышлый.

Башаровлар өч бала тәрбияләп үстерәләр, өчесенә дә югары белем бирәләр. Асия гаиләсе белән Тула шәһәрендә гомер итә, ә Шәмил белән Рамил Мәскәүдә төпләнәләр. Әби-бабайның шатлыгы булып биш оныклары үсә, шулай ук бишесе дә югары белемле белгечләр. Ә инде иң куандырганнары – җиде оныкчыклары, тиздән сигезенче дә бу дөньяга килер, Алла бирсә. Олы балалары Асия үзе дә инде лаеклы ялда һәм җәйләрен олыгайган әти-әнисе янында уздыра. Калган бала-оныклары да җае чыкканда гел килә-китә йөриләр, кайчак берчә ике дистәгә якын кеше җыелалар икән. Ә Сәит ага белән Сафия апаның гаиләсе барлыгы 23 кеше тәшкил итә.

Алар бер дә тик торырга өйрәнмәгән – бакча үстерәләр, яшелчә-җимешне күп итеп кышка әзерлиләр, байтак кына банкалар да ябалар, капкадан алып ишек төбенә чаклы бар җирләре чәчәккә күмелгән, бөтен җирдә тәртип. Һәр ел тавыклар тотып, ярты ел буе бала-оныкларын экологик яктан чиста йомырка белән тәэмин итә килгәннәр, быел беренче тапкыр алмаганнар.

Авылдагы өйне алар урын өчен генә диярлек ярымҗимерек хәлдә сатып алганнар. Алтын куллы Сәит абый бар эшне диярлек үзе башкарган, әлбәттә, балалары, туган-тумача да ярдәм иткән. Бүген бу матур, җыйнак, бар уңайлыклары булдырылган йорт. Ә инде бер тузан бөртеге дә булмаган идеаль тәртипне олы яшьтә булуына карамастан, Сафия апа булдыра. Аш-суга да ул уңган, олы кунаклар килүгә пәрәмәчләрне кызы, туганнары белән бергәләп ясаганнар.

Туганнарга килгәндә, Сафия апалар сигезәү булган, хәзер дүртәү калганнар һәм барысы да якында гына яши, гел хәл белешеп, кунак йөрешеп торалар. Менә бу истәлекле вакыйгага да сеңелләре Афия, Мөршидә, энесе Вафаның кызы Эльмира тиз арада килеп җиттеләр һәм шатлыкларын уртаклаштылар.

Сафия апаның яраткан эше чәчәк үстерү һәм камыр ашлары пешерү булса, Сәит абыйның җан шөгыле, ышанмассыз, чигү! Әйе, ул бик чигәргә ярата, яшь чагыннан бирле шөгыльләнә, аның төрле ысул белән чиккән искиткеч матур әйберләре өй диварларын бизи. Узган Яңа елга гына да җиде оныкчыгына чиккән мендәрләр бүләк иткән.

65 ел – үзе бер гомер, ул вакыт эчендә төрлсесе булгандыр, әмма алар барысын да бергәләшеп кичкәннәр, бер-бересенә терәк-таяныч булып гомер итәләр һәм әле тагы да күп еллар парлы булып, гомер сукмагыннан атларга Ходай язсын иде үзләренә.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*