tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры артистлары балалар өчен Тинчурин паркында бәйрәм ясады
Тинчурин театры артистлары балалар өчен Тинчурин паркында бәйрәм ясады

Тинчурин театры артистлары балалар өчен Тинчурин паркында бәйрәм ясады

Тинчурин театры артистлары «Уен-фест» традицион уеннар фестиваленең өлешчә Казанның Тинчурин паркына күчерде.

Биредә бүген, 1 нче июнь — Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Балачак бәйрәме» уздырды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Театр артистлары паркның төрле мәйданчыкларында татар милли уеннарын үз эченә алган «Уен-фест», җитезләр һәм спорт сөючеләр өчен «Күңелле стартлар» һәм башка уеннар үткәрде.

Бәйрәмдә театрда уңышлы эшләп килүче сәламәтлеге чикләнгән балаларның «Могҗиза» театр студиясе егетләре-кызлары да катнашты. Алар «Беренче театр» спектакленнән өзек күрсәттеләр, котлауларын җиткерделәр.

Бәйрәм чарасында «Сабантуй», «Салават күпере» журналлары хезмәткәрләре дә үз мәйданчыгын булдырды.

«Күренекле әдип исеме белән аталган паркта балалар рәхәтләнеп күңел ачты, истәлекле бүләкләргә ия булды», ди оештыручылар.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*