tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Балачак җыры» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр
«Балачак җыры» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

«Балачак җыры» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

«ШАЯН ТВ» каналы Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә куелган «Балачак җыры» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде.

Бәйге икенче тапкыр үткәрелә, быел йөздән артык җыр килгән, шуларның бишесе җиңгән. Җырлар аноним рәвештә бәяләнгән. Бәйгенең максаты — татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баету.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов тапшырды.

«Беренче „Балачак җыры“ бәйгесенең йомгаклау концертын карарга туры килде. Сокланып, гаҗәпләнеп карадым: шундый да сәләтле балалар бар. Балаларның татар җанлы булуы турында кайгыртып эшләргә кирәк. Киләчәгебез яшь буынны ни дәрәҗәдә татар җанлы итеп үстерүгә бәйле. Без үзебезнең эфирны балалар өчен татарча җырлар белән баетсак, телебез күңелгә тирәнрәк керәчәк», — дип сөйләде ул.

«Балачак җыры» бәйгесе җиңүчеләре:

«Светофор» җыры: Эльмира Шәймәрданова-Гыйльфанова, Резедә Фәрхетдинова;

«Композитор чыпчыклар» җыры: Лидия Әхмәтова, Фәнис Яруллин

«Мин татарча сөйләшәм» җыры: Фирүзә Насыйбуллина-Хафизова, Эльвира Сафина;

«Дәү әни» җыры: Гөлзар Вәлиева, Раилә Гайнуллина

«Бал корты» җыры: Фәннур Галимов, Сания Әхмәтҗанова

Җыр көе авторы — Гөлзар Вәлиева, ул дүрт бала әнисе. «Балаларга татарча җырлар тыңлатырга тырышабыз. Минем ирем — композитор, һәм мин һәрвакыт аның эшчәнлеге белән танышып барам. Җыр язу идеясе килде. Иремә үзем уйлаган көйне көйләп бирдем дә, бергә башкарып чыктык. Башта җырның көе барлыкка килде, ә сүзләр авторы Раилә белән мин Инстаграмда таныштым», — дип сөйләде ул.

Икенче җиңүче Сания Әхмәтҗанова шигырен инде утыз ел элек язган булган. «Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәндә язылды ул. Без ирем белән һәвәскәр умартачылар, балалар да бал кортлары арасында үсте, Фәннүр Галимов шул шигырьгә көй язган. Бу җыр экран артында үз көенә яшәгән иде, хәзер халыкка җиткерер вакыт җитте. Һәр җырның нигезендә тәрбия булырга тиеш. Бала үзе дә сизмәстән, җыр аша тәрбия алырга тиеш», — ди ул.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*