“Яңа Гасыр” телеканалы 27 май көнне 6:00дан 00:00 сәгатькә кадәр барачак махсус телемарафон әзерләде.
Эфир татар һәм рус телләрендә чыга торган “Манзара” һәм “Здравствуйте” иртәнге тапшыруларыннан башлана. Аларны “Татарлар” тапшыруы алыштырачак.
10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясенең тантаналы өлешенең трансляциясе узачак.
11:30 сәгатьтә – ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Без кабызган утлар…» дип аталган концерт күрсәтеләчәк.
13:30 сәгатьтә «История татарстанского парламентаризма» тапшыруы узачак.
14:00 сәгатьтә «Вековая история» документаль фильмы күрсәтеләчәк.
14:45 «Минтимер Шаймиев. Без права на ошибку» – “Яңа Гасыр” телекомпаниясе генераль директоры Илшат Әминевның Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән әңгәмәсе.
16:30 сәгатьтә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Вехи истории» тарихи фильмнар циклы башлана.
21:00 сәгатьтә, прайм таймда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка багышланган «Вехи истории» махсус чыгарылышы чыгачак.
22:00 сәгатьтә «Без кабызган утлар…» концерты күрсәтеләчәк.