tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлфит хәзрәт Шәрипов: “Ураза – якыннарыңа карата мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек хисләре уяту өчен зур сәбәп”
Әлфит хәзрәт Шәрипов: “Ураза – якыннарыңа карата мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек хисләре уяту өчен зур сәбәп”

Әлфит хәзрәт Шәрипов: “Ураза – якыннарыңа карата мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек хисләре уяту өчен зур сәбәп”

Хөрмәтле милләттәшләребез! Изге Рамазан ае тәмамланып, Гыйдел-Фитыр – Ураза бәйрәме җитүе белән тәбрик итәбез сезне. Рамазан аенда тоткан уразаларыгыз кабул булсын. Игелекле гамәлләрне күбрәк башкарырга тырышыйк. Киләсе Гает бәйрәмнәрен дә шатланышып, сау-сәламәт хәлдә, бергәләшеп каршыларга насыйп булсын. Сәламәт булыйк. Ураза Гаете котлы-мөбарәк булсын!

Без якынлашып килүче бәйрәм алдыннан Оренбур өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлфит хәзрәт Шәрипов белән элемтәгә кереп, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Әлфит хәзрәт, быел Ураза бәйрәме ничәнче көнгә туры килә? Күп халык җыелуга чикләүләр кертелгән чорда аны үткәрү үзенчәлекле булырга ошый.

– Быел Ураза бәйрәме 24 май якшәмбе көнгә туры килә. Кызганычка каршы, бу елны мәчетләребездә күп халык белән Гает намазлары үтмәячәк. Без һәр елдагыча Ифтар мәҗлесләрен дә күп мөселманнар катнашында үткәрә алмадык. Шуңа бәйле, изге Рамазан ае дәвамында Региональ Диния нәзарәте һәр йортка изгелек акциясен уздырып килде. Һәр көнне азык-төлек җыелмалары салынган 35-50шәр пакетларны мохтаҗларга, ятимнәргә, авыруларга җиткерергә тырыштык.

– Бу елны “Хөсәения” мәдрәсәсе шәкертләре чыгарылышында һәм экзаменнарда нинди үзгәрешләр булды?

– Мәдрәсәдә уку Рамазан аена туктатылды. Моңа кадәр дистанцион форматта иде. 1нче июньнән, Аллаһы бирсә, белем бирү учреждениеләренә эшләргә рөхсәт ителсә, барлык уку формаларында да имтиханнар башланырга тиеш.

– Һәр елны өлкәбездәге дини оешмалар җәй айларында мөселман балалары өчен уку-ял лагерьлары оештырып килделәр. Бу елны коронавирус таралуга каршы чаралар булганда, аларны оештыру мөмкин булмыймы?

– Җәйге лагерьлар турында әлегә берни дә билгеле түгел. Әгәр карантин чаралары алынса һәм хәл нормальләшсә, без, әлбәттә, гадәттәгечә лагерьларны оештырачакбыз.

– Рәхмәт, Әлфит хәзрәт. Бәйрәм алдыннан өлкәбез мөселманнарына теләкләрегезне җиткерсәгез иде.

– Хөрмәтле мөселманнар, кадерле дин кардәшләребез!

Оренбур өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне изге бәйрәм – «Ид әл–Фитр» – Хиҗри 1441 елгы Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Ураза – ул ачлык кына түгел, ә бәлки якыннарыңа карата мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек хисләре уяту, Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның барлык булдырганнарына карата булган мәхәббәтне раслау һәм ныгыту өчен зур сәбәп. Һәм, һичшиксез, боларның барысы да изге гамәлләр аша, мохтаҗ булган һәркемгә риясыз ярдәм аша, бу айда гына түгел, ә бәлки һәрдаим күрсәтелергә тиеш.

Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә безнең армый-талмый кылган гыйбадәтләребезне кабул итсен, гөнаһларыбызны һәм хаталарыбызны гафу кылсын, безне рухи яктан ныгытсын һәм ике дөнья бәхете өчен рухландырсын. Барыбызга да изге Рамазан вакытында тупланган әхлакый күтәрелеш тәҗрибәсен барлык эш көннәренә дә таратуыбызны телим.

Безнең иксез-чиксез Ватаныбызның барлык мөселманнарына чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, рухи шатлык, барлык изге эшләрдә уңышлар телим. Һәм Ходай безгә бу бәйрәмне күп тапкырлар тынычлыкта, татулыкта һәм игелектә кабатларга язсын.

Әңгәмәдәш – Ф.Гайсаров

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*