Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковның хәер-фатихасы белән, 3-6 октябрьдә Төмән өлкәсе мәхәлләләре имамнары өчен квалификация күтәрү курслары узды. Тыңлаучыларга конфессияара мөнәсәбәтләрнең хәзерге торышы һәм үсеше, хәзерге заман этноконфессиональ каршылыклар проблемасы, мөселман дини оешмаларының эчке багланышлары, динара диалог, белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар мәйданчыкларында мөселманнарның дини лидерлары эшчәнлеге буенча лекцияләр укылды.
Курсларда 45 дин әһеле катнашты.
Исегезгә төшерәбез, уку курсларын оештыруның төп бурычы – төбәкнең мөселман дини оешмалары җитәкчеләренең һәм хезмәткәрләренең агарту эшен активлаштыру, экстремизм идеологиясен профилактикалау, иҗтимагый әһәмиятле проектларны булдыру, үстерү һәм тормышка ашыру өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлекне активлаштыру.
Курсларда Татарстан Республикасы кунаклары, шәригать фәннәре докторы Рәшид хәзрәт Сибгатуллин һәм Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Россия Ислам университетының Халыкара бүлеге җитәкчесе, Болгар ислам академиясе (Татарстан) укытучысы Дамир хәзрәт Нәфыйков чыгыш ясадылар.
Ике көн дәвамында имамнар ике мөһим Ислам фәнен – мөселманнарның дин нигезләрен һәм ислам хокукын – гакыйдә һәм фикыһны өйрәнделәр.
– Гакыйдә – ислам дине нигезләрен өйрәнә торган фундаменталь фән, – дип аңлатты аны өйрәнүнең мөһимлеген Рәшид хәзрәт Сибгатуллин. – Әгәр мөселманның дөньяви карашы ислам гакыйдәсенә туры килми икән, аның гыйбадәте һәм изге гамәлләре Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителмәячәк. Бу фәнне өйрәнү кешегә аңлы рәвештә гыйбадәт кылырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, акыда мөселманның яшәү рәвешен һәм дөньяга карашын билгели. Шул ук вакытта акыда гади кеше аңлау өчен бик тирән һәм катлаулы, һәм аны дөрес аңламау хак диннән ерагаюга китерергә мөмкин.
Лекция барышында хәзрәт акыда барлыкка килү һәм оешу тарихы турында сөйләде. «Бу фән төрле секталар барлыкка килү нәтиҗәсендә тормышка ашты – мөселман дин әһелләре алдында сектантларның идеяләрен кире кагучы дәлилләрне эшләү бурычы куелды», – дип аңлатты Рәшид хәзрәт һәм әлеге фәнни юнәлешкә нигез салган мәктәпләр турында сөйләде. «Әл-Матуриди имамның тарафдарлары – хәнәфиләр», – дип ассызыклады Рәшид хәзрәт һәм Әл-Матуриди тәгълиматының Әбү-Хәнифә тәгълиматының дәвамы булуын билгеләп үтте.
Аннары лектор Аллаһы Тәгаләнең урын һәм юнәлешкә бәйсезлеген, авыр терминнарны җентекләп аңлатты.
Дамир хәзрәт үз лекцияләрендә ислам хокукын аңлау үзенчәлекләре турында сөйләде. Намаз уку мәсьәләләре каралды, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмнең туган көне – Мәүлид бәйрәменә кагылып үтте. Бу традиция файдасына лектор тарафыннан Коръән, пәйгамбәр салләллаһү гәләйһиссәлләм сөннәте, башка чыганаклардан күп кенә дәлилләр китерелде.
Уку чаралары барышында Дамир хәзрәт Нәфыйков Болгар ислам академиясе исеменнән Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковка XIX гасыр татар галиме Шиһабетдин Мәрҗәни әсәрләре җыентыгын бүләк итте. Дәрәҗәле кунак сүзләренә караганда, бу хезмәт Төмән өлкәсе имамнарына татар фәнни-дини фикере мирасы белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәк.
Мөфти, үз чиратында, кунакларга кыйммәтле бүләк һәм төбәк мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф эшчәнлегендә катнашулары өчен рәхмәт әйтеп, бу өлкәдә алга таба хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде.
Курслар санитар куркынычсызлык чараларын үтәүне исәпкә алып уздылар. 60 яшьтән өлкәнрәк булмаган дин әһелләре генә катнаштылар.
Динар НӘФЫЙКОВ, Төмән шәһәре. “Әл-хакк” порталыннан алынды.
(Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе)