tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Традицион исламны җәелдерүчеләр
Традицион исламны җәелдерүчеләр

Традицион исламны җәелдерүчеләр

Ульяновск өлкәсенең Ишеевка бистәсенең “Ислам нуры” мәчете карамагында уңышлы гына эшләп килүче мәдрәсәдә өч ел дәвамында дини белем алган егерме биш шәкерт чыгарылыш имтиханнарын тапшырып, региональ диния нәзарәтенең дипломнарына ия булдылар.

Өлкәбез районнарында эшләп килүче барлык мәчет һәм мәдрәсәләрдә дә динебез өйрәнелә. Билгеле, авыл мәчетләрендә гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга өйрәнергә теләүчеләр саны әллә ни күп түгел. Шуңа күрә чыгарылыш имтиханнарын алар берләшеп тапшыралар. Ишеевка бистәсенең “Ислам нуры” мәчетенә дә имтиханнар бирү өчен төрле авыллар вәкилләре җыелган иде. Ишеевкадан җиде шәкерт (мөгаллимә – Сания Хисамутдинова), Тимирязевский авылыннан алты шәкерт (мөгаллимә – Дания Рахимова), Бирючевка авылыннан ике шәкерт (мөгаллимә – Зәкия Халилова), Ундоры бистәсеннән сигез шәкерт (мөгаллимә – Нурдания Ялалетдинова) һәм Липки авылыннан ике шәкерт (мөгаллимә – Алия Сабитова) диния нәзарәтенең имтиханнарны кабул итү комиссиясе алдында җитди сынау тоттылар.

Мәртәбәле комиссия рәисе, Ульяновскиның “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин, Ульяновск өлкәсе мөселман хатын-кызларының “Фатима” оешмасы җитәкчесе Глинат ханым Гафарова, мөгаллимә Тәскирә абыстай Шайхаттарова барлык шәкертләрнең дә гыйлем дәрәҗәсен югары бәяләделәр һәм киләчәктә традицион исламны җәелдерү юнәлешендә тырышып эшләүләрен теләделәр.

– Авыл мәчет-мәдрәсәләре ишекләренә беркайчан да йозак эленмәсен иде. Халыкны җыеп дин сабаклары укытыгыз, вәгазьләр сөйләп, милләттәшләребезне исламга, хак юлга тартыгыз, дини мәҗлесләр үткәрегез,- диде Ильяс хәзрәт, дипломлы шәкертләргә үзенең хәер-фатихасын биреп.

Кулларына диплом алу бәхетенә ирешкән шәкертләр бөтен көчләрен һәм тырышлыкларын куеп төпле гыйлем биргән сабыр, түземле мөгаллимәләренә, шулай ук Ишеевка бистәсенең “Ислам нуры” мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гизятулловка рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.

http://emetul73.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*