tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары 2023нче елга нәтиҗәләр ясады
Төмән өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары 2023нче елга нәтиҗәләр ясады

Төмән өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары 2023нче елга нәтиҗәләр ясады

Бүген Төмән шәһәрендәге татар мәдәни үзәгендә “Без бергә! безнең көч-бердәмлектә!” дип аталган тантаналы утырыш узды. Анда Төмән өлкәсе татар иҗтимагый оешмаларының 2023 нчы елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Биредәге татар оешмалары милләттәшләребезне берләштерүдә, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, телебезне саклауда зур эш алып бара. 

Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Гаптелгаяз улы Шәйхразыев катнашты.

Милли Шура рәисе утырышта катнашучы татар активын сәламләде һәм татар оешмаларының ел дәвамындагы эшчәнлеген югары бәяләде. Шулай ук ул Йолдыз (Эчкен) авылын торгызуда булышлык күрсәткән милләттәшләребезгә рәхмәтен дә җиткерде.

Васил Шәйхразыев ел дәвамында актив эш алып барган татар активистларына Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен дә тапшырды. Алар арасында  Россия Федерациясе Герое Рөстәм Сәйфуллин, “Пышны” фольклор-этнографик төркеме солистлары Равис Бабшанов, Рәшит Мәдъяров, Нариман Хәлиуллин Бөтендөнья татар конгрессы медальләренә лаек булды. Төмән өлкәсе татар милли хәрәкәте ветераны Розалия Бакиевага, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге  вәкиле ярдәмчесе, җәмәгать эшлеклесе Зилә Йосыповага Рәхмәт хаты бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*