tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Кызыл Аланда татар күргәзмәсе белән танышты
Данис Шакиров Кызыл Аланда татар күргәзмәсе белән танышты

Данис Шакиров Кызыл Аланда татар күргәзмәсе белән танышты

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакировның Сочига эш сәфәре дәвам итә. Бүген ул Кызыл Аланда (Красная Поляна) урнашкан “Минем Россия” мәдәни-этнографик үзәгендә эшләп килүче татар күргәзмәсе еблән танышты. Биредә татар халкының тарихын, милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, тормыш-көнкүрешен чагылдырган экспонатлар урнаштырылган.

Экспозиция эшчәнлеге белән Данис Шакировны күргәзмәне оештыручы Гүзәл Досаева таныштырды.

Исегезгә төшерәбез, бүген Сочи шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе 2023 нче елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясыячак. Данис Шакиров әлеге чарада да катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*