Өлкәдә генә түгел, регионара бәйге-фестивальләрендә югары урыннар яулап торган “Саз” фольклор-этнографик ансамблен 10 еллык иҗат кичәсе белән тәбрикләр өчен 30 ноябрь көнне җыр-моң сөйгән милләттәшләр Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгенә җыелдылар. Белгәнебезчә, “Саз” ансамбле 2009 нчы елда Түбән Тәүде районы, Тарман авылында күренекле музыкант Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендә эшләп башлады һәм бик күп казанышлар яулап өлгерде. Соңгы елларда ансамбль җитәкчесе вазифасын Екатерина Әхмәтҗанова башкара, ә музыкаль җитәкчесе итеп шулай ук танылган музыкант, оркестр-кеше Әбүзәр Миннебаев билгеләнә.
Бүгенге көндә дә яңа состав ирешкән абруйларына тап төшермичә, лаеклы рәвештә себер татарларының гореф-гадәтләрен саклау, үстерү буенча бик тырышып эшли. Күптән түгел генә алар Казан шәһәрендә узган “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә катнашып 1 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломын отып кайттылар.

Рәүфә Кангазина,
yanarish72.ru