tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Ризаэтдин Фәхретдиннең 160 еллыгын билгеләп үтәчәкләр
Татарстанда Ризаэтдин Фәхретдиннең 160 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Татарстанда Ризаэтдин Фәхретдиннең 160 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

11 декабрьдә Әлмәттә «Р.Фәхретдин: рухият, мәдәният һәм мәгърифәт» дип исемләнгән III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак. Ул күренекле татар дин эшлеклесе, мөфти, галим, педагог һәм тарихчы Ризаэтдин Фәхретдиннең (1859-1936) тууына 160 ел тулуга багышлана. Әлеге чара Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге татар гимназиясе базасында үткәреләчәк.

Фәнни-гамәли конференцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты, «Татнефть»нең «Рухият» хәйрия фонды, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре мөхтәсибәте, «Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музее». Конференция эшендә галимнәр, укытучылар, дин әһелләре, мәгариф бүлеге белгечләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашыр дип көтелә.

Конференция барышында Ризаэтдин Фәхретдиннең дини, фәнни, педагогик, тарихи-дини мирасы белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*