11 нчы июльдән 18 нче июльгә чаклы Туймазы районы Төмәнәк авылында «Бабай утары» этнографик мүзей комплексында икенче тапкыр сынлы сәнгать сөючеләрнең “Бабай утары-2022” агач сынчылар фестивале үз эшен башлап җибәрде. Анда Башкортстаннан, Татарстаннан, Ырымбур өлкәләреннән килгән килгән 12 сынчы үзләренең көчен сынап карый. Татар халык әкиятләре, бәет персонажларыннан торган сыннар киләчәктә “Бабай утары” музей комплексының төрле почмакларында урын алачак.