tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән якларында XVI гасырда барлыкка килгән Ямбайда Авыл көнен бәйрәм иттеләр
Төмән якларында XVI гасырда барлыкка килгән Ямбайда Авыл көнен бәйрәм иттеләр

Төмән якларында XVI гасырда барлыкка килгән Ямбайда Авыл көнен бәйрәм иттеләр

«Безнең авыл хакимиятенә кергән авыллар Төмән тирәсендә урнашкан иң күренекле, бай тарихлы һәм матур архитектуралы авылларның берсе булып санала, Бу авыллар 16 нчы гасырда барлыкка килгән, ә бүгенге көндә биредә үсеш алган инфраструктуралы торак пунктлар. Биредә без яхшы яшәр өчен безнең ата-бабаларыбыз күп көч түккәннәр, иҗат иткәннәр. Моның өчен без аларга рәхмәтлебез», – дигән сүзләр белән башлап җибәрде бәйрәм чарасын Ямбай ял һәм мәдәният үзәге хезмәткәре Гөлфия Әмирова, хөрмәтле кунакларны сәхнәгә чакырып.

Ямбай халкын Авыл көне белән Төмән районы хакимиятенең мәгариф идарәсенең план-икъдисат бүлеге начальнигы Эльза Половникова котлап, күңелле ял көне теләде. Авыл хакимият башлыгы Дина Бурундукова чыгышында күренекле якташларын, сугыш һәм тыл ветераннарын, Бөек Ватан сугышы Герое Әхмәтрәшит Аширбеков белән Россия Герое Тимур Мөхетдиновны горурланып искә алды. Һәм бүгенге көндә авылның данын күтәреп армый-талмый эшләгән авылдашларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу бүләккә Илнур Усманов, Альберт Шәрипов, Надежда Назыйрова, Лилия Кодирова, Зиннура Бандукова, Розалия Абзалова, Тәнзилә Тимшанова, Вәлия Абайдуллина, Ильяс Алышов, Вәлит Моратов, Юрий Пашенцев, Гүзәлия Мухиянова, «Лидер» хоккейчылар командасы, «Яровские ястребы» волейбол буенча хатын-кызлар җыелма командасы һәм Яр авылының мини-футбол командасы лаек булдылар.

Авыл көне белән котлаучылар арасында Ямбай авыл хакимияте Думасы рәисе Владимир Чемоданов, Яр авылы урта мәктәбе директоры Наталья Филиппова, «Юность» ял һәм мәдәният үзәге җитәкчесе Ирина Антонова, «Созвездие» иҗатны үстерү үзәге директоры Асель Байжанова, «Тюменьгосплем» оешмасы җитәкчесе Эльвира Фәйзуллина да бар иде. Алар да үзләренең сәләтле укучылары, тырыш хезмәткәрләре, спорт һәм мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән авылдашларына Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Котлау сүзләре, бүләкләүләр матур җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Бәйрәм барышында «Ямбай ЭКСПО» күргәзмәсе эшләде, анда катнашучылар килгән кунакларны үзләренең оешмалары, тарихы, башкарган хезмәтләре, киләчәккә планнары белән таныштырып тордылар. Аларга – Ямбай авылы музее җитәкчесе Неля Фәйзуллина, авыл ветераннар советы рәисе Зиннура Бандукова, Нина Шкабарович, авыл китапханәсенең китапханәчесе Гөлфара Гарипова, «Созвездие» иҗатны үстерү үзәге директоры Асель Байжанова, Яр урта мәктәбе җитәкчесе Наталья Филиппова, Ямбай урта мәктәбе укытучысы Наталья Хучәхмәтова, «Сибнефтемаш» акционерлык оешмасының маркетинг бүлеге начальнигы Сергей Осиповка истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Биредә шулай ук «Ямбай авылы хакимиятенең талант» ияләре дигән фестиваль мәйданчыгы да эшләде. Бәйрәм белән котлаучыларның сүзләрен, башкарган җырларын, сөйләгән шигырьләрен видеога яздырып, авыл мәдәният үзәгенең социаль челтәрләренә куя бардылар. Спорт ярышлары өчен махсус әзерләнгән җирдә волейбол буенча турнир оештырылды. Гер күтәрүчеләр дә көчләрен сынап, үзара ярыштылар. «Булачак чемпионнар» дигән мәйданчык янында тамашачылар һәм җанатарлар саны күп булды. Чөнки биредә 8 айлык сабыйлардан башлап 7 яшькә хәтле балалар ярыштылар.

«Ползуноклар узышы»нда 8-10 айлык нарасыйлар арасында Сафия Вәлеева беренчелекне алды. 10-12 айлыклар арасында Наида Магомедова җиңү яулады. «Микро-кросс» узышында 1-1,5 яшьлекләрдә – Марат Кәримов, 1,5-2 яшьлекләрдә – Юнус Усмонзода, 2-2,5 яшьлекләрдә – Екатерина Ильщенко, 2,5-3 яшьлекләрдә Эминә Хәйруллина беренче урынга чыктылар. «Двоеборие» ярышында Рада Милюшева (3-4 яшьлекләр), Кирилл Гыйззәтуллин (4-5 яшьлекләр), Александр Ильщенко (5-6 яшьлекләр), Әмир Фәйзуллин (6-7 яшьлекләр) җиңделәр.

«Биеклек» гаилә үзәге балалар өчен беләзек үрү буенча мастер-класс оештырды. Биредә регистрация үткәннәр арасында фотоаппарат уйнатылды. Әлеге кыйммәтле бүләккә Гүзәл Назарова ия булды.

Сәхнә янында, нәкъ тамашачылар каршында Төмән шәһәренең «Максим» рестораны пешекчесе Валерий 70 кешегә җитәрлек итеп испан халык ашы – паэлья пешерде. Шул ук вакытта авылның пылау пешерү осталары үзара ярыштылар. Беренчелекне Турай авылыннан килгән Рәшит Абайдуллин алды.

Көннең үтә эссе булуына карамастан, ямбайлылар матур концерт программасын карап, ял иттеләр, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Аларның күбесе кичке сәгать 7гә билгеләнгән «Баһадир шоу» һәм «Леди агрегат» көч экстримы буенча турнирларның башлануын көтте. Һәм көтүләр бушка булмады – чынлап та бик күңелле тамаша оештырылды. Баһадир исеменә Зөлфәт Гарифуллин лаек булды. Ә хатын-кызлар арасында иң көчлесе Диана Солтанбекова булды.

Яшьләр өчен уздырылган дискотекада Төмән шәһәреннән килгән «Космос» вокал төркеме җырлады. Авыл көне купшы бәйрәм фейервергы белән тәмамланды.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*