tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәнәк авылында үзенчәлекле Кабак бәйрәме узды
Төмәнәк авылында үзенчәлекле Кабак бәйрәме узды

Төмәнәк авылында үзенчәлекле Кабак бәйрәме узды

Башкортстанның Туймазы районында урнашкан Төмәнәк авылында үзенчәлекле Кабак бәйрәме узды. Бу ризыкның кеше организмы өчен никадәр файдалы һәм кирәкле булуын искәртте оештыручылар.

Кабак бәлеше салу буенча осталык дәресен алып, казанда пешкән кабаклы тары боткасы, кабактан әзерләнгән мармелад, цукаты, кайнатма һәм башка телеңне йотарлык ризыклар белән сыйланды кунаклар.

Төмәнәк авылы мәдәният йорты, “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге, Шаран районының Ярәмкә авылы үзешчәннәре һәм Туймазы районының төрле иҗат коллективлары әзерләгән концерт программасы да, аеруча татар язучысы Фатих Хөснинең “Кабак” әсәреннән сәхнәләштерелгән өзек тамашачылар күңеленә хуш килде.

Чыганак: Туймазы районы татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*