tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Салих Сәйдәшев музеенда «Сәнгатьләр төне» була
Салих Сәйдәшев музеенда «Сәнгатьләр төне» була

Салих Сәйдәшев музеенда «Сәнгатьләр төне» була

4 ноябрьдә Салих Сәйдәшев музеенда «Сәнгатьләр төне» була.

Кичке сәгать җидедә “Төрки музыка кораллары” темасына музыкант Айдар Абдрахимов белән Ильяс Фәрхуллин лекция укыячак. Алар думбыра, саз, мандолина, тальян, фортепиано һәм башка музыка уен кораллары турында сөйләячәкләр.

Шуннан соң, программа буенча, “Кави-Сәрвәр” операсы буенча арт-медиация көтелә. Ягъни тамашачы композитор Миләүшә Хәйруллина һәм либретто авторы Айдар Әхмәдиев, җырчы Эльза-Артур Исламовлар белән бергә музыкаль сәяхәттә катнашачак.

Программа, 21.30 сәгатьтә “Татар музыкасы” темасына багышланган квиз-уен белән тәмамланачак.

Чыганак:  idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*