tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ЯшьТеам командасы кызыклы чараларны игътибарсыз калдырмый
ЯшьТеам командасы кызыклы чараларны игътибарсыз калдырмый

ЯшьТеам командасы кызыклы чараларны игътибарсыз калдырмый

28 октябрьдә И.Н.Ленин исемен йөртүче УлГПУ базасында “Много народов – один мир” халыкара телләр фестивале узып китте. Анда безнең командабызның катнашучысы Бахтиярова Гөлнас һәм аның напарницасы Усманова Эльвина “Минем яраткан татар телем” презентациясе белән татар телен тәкъдим иттеләр.

Тамашачылар татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнделәр,татар халык ашлары белән таныштылар, татар телендә беренче сүзләрен әйттеләр. Шулай ук яулык бәйләү буенча мастер-класс уздырылды. Барысы да чәк-чәк белән сыйланды.

Чыганак: vk.com/tatar_73

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*