2018 елның 28 июнендә Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында “Җырлыйк әле” төбәк үзешчән фольклор ансамбльләренең музыкаль фестиваль-конкурсы узачак. Әлеге чараның төп оештыручысы “Ак калфак” татар хатын-кызлар ассоциациясенең Башкортстан Республикасы төбәк иҗтимагый оешмасы.
Төмәнәк авылында Башкортстанның 39 районыннан җиңеп чыккан, иң яхшы дип табылган 12 ансамбль Гран-при исеменә ярышачаклар. Катнашучылар арасында балалар, яшүсмерләр һәм олылар ансамбльләре бар.
Бөтендөнья татар конгрессыннан әлеге гүзәл чарада “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашачак.