Башкортстан Республикасы Туймазы районының Төмәнәк авылы янында матур табигать кочагында урнашкан “Бабай утары” тарихи-мәдәни комплексында чираттагы агач сыннар фестивале “Бабай утары-2022” тәмамланды.
Фестивальгә Ырынбур, Яр Чаллы шәһәрләреннән һәм Башкортстанның төрле төбәкләреннән килгән 11 сынчы көч сынашты. Тамашачыларга татар әкиятләре һәм бәет персонажларыннан торган агач сыннар тәкъдим ителде. Фестивальнең Гран-приын Туймазы районы Субыханкул авылы егете Марсель Шәймөхәммәтов яулады.