tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары Мамадышта очрашты
“Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары Мамадышта очрашты

“Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары Мамадышта очрашты

15-16 июль көннәрендә Татарстан Республикасының Мамадыш җирлегендә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының “Тарихны язмыйлар күкләрдә, языла яшәгән җирләрдә” исеме астында 2-көнлек күчмә утырышы булып узды.

Әлеге чарада 6 ерак һәм якын чит илдән, Россиянең 40ка якын регионыннан һәм Татарстанның 41 шәһәр-районыннан 150гә якын хатын-кыз – “Ак калфак”лылар катнашты. Программа нигезендә беренче көн сәнгать дөньясына 3 бөек шәхес – Заһидулла, Фәрит, Мирсәит Яруллиннарны биргән Кече Сон авылына багышланды. Шунда ук Яруллиннарга багышланган скверны ачу, Яруллиннар музеена, авыл мәктәбенә, мәчеткә сәяхәтләр кылынды, мәдәният йортындагы чараларда катнаштык, авылның үрнәк гаиләләре белән таныштык.

Бу җирлектә генә пешерелә торган ризыкларның өйрәтү дәресләрендә дә булырга туры килде. Төшке аштан соң Кирмән җыены башланды. Хан каберлекләре, Җидегән чишмә, һөнәрчелек мәйданчыклары, хәрәкәтле күргәзмәләрдә булдык, әрвахлар рухына дога кылдык. Кич белән, Мамадыш үзәк урамы буйлап сәяхәттән соң, мәдәният йортында халык театрының “Данәгөл” спектаклен карадык.

Кадрия Идрисова 

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*