tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төньякка фәнни-иҗади сәфәр
Төньякка фәнни-иҗади сәфәр

Төньякка фәнни-иҗади сәфәр

Язучы-тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова төньяк төбәкләрдә фәнни-иҗади сәфәрдә булып кайтты. Билгеле булганча,  Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә, төбәк тарихын өйрәнү музеенда һәр елны “Худяковские чтения” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә, быел ул 22 октябрьдә булды һәм анда тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова да катнашты. Шулай ук быелгы фәнни җыен Россиядәге Әдәбият елына да багышланган иде һәм анда Киров өлкәсеннән, Татарстаннан, Удмуртиядән галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, башлап язучылар, китапханәчеләр, төрле милләтләрнең сәнгать әһелләре катнашты.

Җыенны котлау сүзе белән Малмыж районы хакимият башлыгы Рәшит Гәрәфиев ачып җибәрде, музей директоры Людмила Толмачева, татарларның “Мирас” ансамбле тәбрикләде, музейның бүлек мөдире Юлия Сапегина 19-20 гасырларда Малмыж төбәгендә әдәбиятның торышы турында чыгыш ясады. Михаил Худяков буенча төп докладны Татарстаннан килгән язучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмова ясады, аның темасы “Худяковское наследие: труды М.Г.Худякова. Источники хранения” дип аталган иде. Фәүзия Бәйрәмова шулай ук Малмыж музеена Казанда “Җыен” нәшрияты бастырып чыгарган “Михаил Худяков” китабын һәм үзенең “Ана” китабын бүләк итте,  чөнки Чыңгыз Айтматовның татар бабасы туып-үскән Мәчкәрә авылы да заманында шушы Малмыж өязенә кергән булган.2

Удмуртиядән килгән музей хезмәткәрләре  Кузебай Герд һәм И.А.Зорин турында, марилар үз милләттәшләре Николай Тишин турында тетрәндергеч чыгышлар ясадылар., милләттәшебез, җирле шагыйрә  Фәрдия Һадиева да үзенең сәнгати чыгышын репрессия корбаннарына багышлады. Әйткәнебезчә, бу фәнни-гамәли конференциядә төрле милләт вәкилләре чыгыш ясады, алар арасында татарлар да бар иде. Әмма җирле татарларның, бигрәк тә милли һәм дини оешма җитәкчеләренең бу җыенда актив катнашмаулары, махсус докладлар белән чыгыш ясамаулары үзен бик нык сиздерде, югыйсә безнең дә биредән Эдуард Касыймов, Ләбибә Ихсанова, Рафаэль Сибат кебек танылган язучыларыбыз,  күп кенә галимнәр һәм журналистлар чыккан бит, ул тема ачылмыйча калды. Шунысын да әйтергә кирәк, Малмыжның ярты халкы – татарлар, төбәктә дистәдән артык татар авылы бар, аларның тарихлары бик аз өйрәнелгән, бу юнәлештә дә эшлисе эшләр күп әле.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова Малмыж районындагы берничә татар авылында да булды һәм милләтәшләребез белән очрашты. Татарстанга терәлеп торган Яңа Смәил авылы заманында Балтач якларыннан бирегә күчкән булган. Авыл зур, башка милләтләр белән катнаш булса да, анда биш йөздән артык татар яши, мәчетләре совет заманында да ябылмаган, эшләп торган. Каюм Насыйриның үзеннән сабак алган Мөхәммәтзыя хәзрәт Бәхтияров Яңа Смәилдә 75 ел имамлык иткән. Авылда урта мәктәп бар, анда татар теле атнага бер сәгать, предмет буларак укытыла. Яңа Смәил авылында бөтен тирә-якка данлыклы хәләл ризык җитештерү цехлары эшли, аны абыйлы-энеле Камил һәм Расул Мөбаракшиннар җитәкли, шулай ук бу туганнар авылда милли һәм дини эшләрнең дә башында торалар. Фәүзия Бәйрәмова Яңа Смәил авылында мәчеттә халык белән очрашты, бу кичәгә күрше авыллардан, хәтта Татарстанның Балтач һәм Кукмара районнарыннан да килгәннәр иде. Язучы үзенең иҗаты белән таныштырды, бигрәк тә тарихи темага язылган әсәрләренә киң тукталды, халыкның күп сорауларына җавап бирде. Фәүзия Бәйрәмова шулай ук хәләр ризык җитештерү цехында эшләүче хатын-кызлар белән аерым очрашты, аларга ислам дине, милли тормышыбыз турында сөйләде, балаларын мөселман-татар итеп тәрбияләргә чакырды.

Яңа Смәилгә терәлеп торган Салкын Чишмә авылы зур түгел, әмма анда бары тик татарлар гына яши. Авылда халык яхшы, мул яши, өйләргә газы-суы кертелгән, мәчет эшләп тора, милли рух та көчле. Салкын Чишмә авылы 1919-1920 елларда Татарстанның Кукмара районы, Зур Сәрдек авылыннан бирегә күчкән булган, монда татарлык та, дин дә нык сакланган. Шунысын да әйтергә кирәк, заманында бөтен Киров өлкәсендә татар милли хәрәкәтенә нигез салган һәм аны озак еллар җитәкләгән, Бөтендөнья татар конгрессында идарә әгъзасы булып торган, инде 81 яшен тутырган Камил Әхәтов та шушы Салкын Чишмә авылында яши. Камил Әхәтовның улы Рәшит – шушы авыл мәчетенең имамы, оныклары Коръән һәм татар теле бәйгеләрендә өлкәдә генә түгел, Казанда да җиңүчеләр. Гомер буе балалар укыткан 80 яшьлек Сания Әхәтова – бүген авыл мәчетендә хатын-кызларга дин сабаклары бирә. Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу Салкын Чишмә авылы мәчетендә булды, аңа укытучылар да, тәрбиячеләр дә, эшмәкәрләр дә, дин әһелләре, милли хәрәкәт активистлары да килгән иде.

Язучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың бу төбәктә соңгы очрашуы 24 октябрь көнне Кукмара районының Мәчкәрә авылында булды, биредәге  мәдәният йортында ул үзенең “Ана” китабын халыкка тәкъдим итте. Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан татар бабасы Хәмзә Габделвәлиев туып-үскән бу авыл  узган гасырларда саладан бигрәк, каланы хәтерләткән, анда берничә завод-фабрика гөрләп эшләп торган, Мәчкәрә бу төбәктә сәүдә-промышленность үзәге булып исәпләнгән. Мәчкәрәнең данлыклы мәдрәсәсе турында Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин язып калдырган, аның белән Каюм Насыйри, Курсави, Баруди, Әмирхан, Җамалетдин Бикташи кебек шәхесләрнең язмышы бәйләнгән булган. Авылның данлыклы байлары Үтәмешевләр һәм аларның нәселдәшләре Габделвәлиевләр әле 18 гасыр азагында ук Мәчкәрәдә таш мәчетләр салдыралар, “Малмыж купецлары”  дип аталган беренче гильдияле бу татар байлары Казан белән ике арада йөзләгән мәчет-мәдрәсәләр төзеткәннәр. Бүген дә авыл уртасындагы Үтәмешевләрнең мәһабәт йорты тирә-юньгә нур чәчеп тора, борынгы мәчетләрнең берсе торгызылу хәлендә, икенчесендә мәдәният йорты, ә халык намазга яңа мәчеткә йөри.

“Ана” китабының Мәчкәрәдә уздырылган бәйрәмендә, авыл халкы белән бергә, Кукмара, Балтач якларыннан, Казаннан, Киров өлкәсеннән дә милләттәшләр катнашты. Фәүзия Бәйрәмова Чыңгыз Айтматовның да нәсел тамырлары, “Ана” китабының да язылу тарихы шушы Мәчкәрә авылыннан башлануын сөйләде, бу китап өчен ничек материал туплавына, нинди каршылыклар булуына, язучы-тарихчы буларак, үз алдына нинди максатлар куюына җентекләп тукталды. Ул шулай ук Мәчкәрә авылы мәчетенә, урта мәктәпкә, мәдәният йортына, интернат-мәктәпкә, авыл советына “Ана” китабын бүләк итте, халыкның күп сорауларына җавап бирде.

Китап бәйрәмендә Мәчкәрә авылы имамы, тарихи мәчетне торгызуны башлап йөрүче  Мөнир хәзрәт Йосыпов, Чыңгыз Айтматовның татар нәселен ачыклауга күп көч куйган, Кукмара районы төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина, презентациягә “Ана” китабын яңадан бастырып Казаннан алып килгән нәшер-журналист  Фәния Хуҗахмәт, шушы Мәчкәрә авылында озак еллар колхоз председателе булып эшләгән Камил Әхәтов, авыл җитәкчеләре һәм зыялылар чыгыш ясадылар, алар барысы да авторның хезмәтен югары бәяләделәр. Экранда шулай ук “Ана” китабының язылу тарихы белән бәйле йөзләгән фотолар, документлар да күрсәтелде, ул халыкка ерак кыргыз җирләрен, авылдашларының андагы тормышын, Хәзмә Габделвәлиев, Нәгыймә Айтматова һәм Чыңгыз Айтматовларның да язмышларын күз алдына китерергә ярдәм итте. Фәүзия Бәйрәмова соңыннан бу фотоальбомны һәм Мәчкәрәдә 1850, 1858 елларда уздырылган ревизия материалларын авылга бүләк итте, ә аларда йөзләгән кешенең тарихы теркәлгән.

Татарлар бик борынгыдан яшәгән һәм бүген дә тормыш итеп яткан  төньяк тарафтагы бу төбәк әле шактый аз өйрәнелгән һәм фәндә-әдәбиятта аз яктыртылган. Язучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмова инде берничә ел бу якларда булып, архив-музейларда эшләп, татар авылларын өйрәнеп, кариле татарлары турында фәнни-популяр хезмәтләр язды, алар матбугатта дөнья күрде. Ул бу сәфәреннән алга таба да кариле-нухрат татарларын, төньякта татар тарихын өйрәнүне дәвам итәргә, дигән фикер белән кайтты.

 

                       “Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*