Бу көннәрдә Төркия татарлары Габдулла Тукайны искә алды. Татар халкының бөек шагыйренә багышланган чаралар бер-бер артлы Истанбул, Әнкара шәһәрләрендә үткәрелде. Шулай ук шагыйрьне искә алудан татар авылы Корыһөүк тә читтә калмады.
Әлеге кичәләр читтә яшәүче милләттәшләребез күңелендә Тукайның шигъри моңын яңартты һәм татар әдәбияты торышы турында фикер алышуга этәрде.
21 апрельдә Истанбул шәһәренең «Төрек дөньясы мәдәният мәхәлләсе» комплексында шагыйрьгә багышланган очрашу Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге, «Күлтүр А.Ш.» – Истанбул мэриясе мәдәният компаниясе һәм Идел-Урал җәмгыяте көче белән оештырылды. Бөек шагыйрь иҗатын таныту нияте белән үткәрелгән чарада Идел-Урал җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллы, Дөнья татарлары берлеге рәисе, танылган сәясәтче Садри Макъсудиның оныгы Гөнул Пултар, Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Альберт Ялышев һәм Истанбулда яшәүче милләттәшләребез, биредә гыйлем алучы студентлар катнашты.
Мармара университеты мөгаллиме, доктор Ләйсән Шаһин үзенең чыгышы белән Г. Тукай иҗатын танытса, Төркиянең танылган фотографы Атилла Күнтүз Татарстанда Тукай яшәгән җирләрдә төшергән фотолары белән шагыйрьнең туган якларын күзалларга ярдәм итте. Татар-төрек гаиләләре балалары Тукай шигырьләрен сөйләп сокландырды. Аннары исә, катнашучылар Татарстан музей өендә булдылар, казахлар чатырында тукталып, Тукай шигырьләренә язылган җырларны, татар халык көйләрен башкарып сөйләшеп-фикерләшеп утырдылар.
Төркиядә гыйлем туплаучы студентлардан Тимур Сафин һәм артист Айгөл Галиуллина чараны алып барды. Очрашу ахырында Айгөл скрипкада «Туган тел» көен уйнады, барлык катнашучылар бергәләп бу җырны башкардылар.
Шушы ук көнне Әнкара шәһәрендә урнашкан «İdilya» татар ашлары ресторанында сәнгать, мәдәният, тарих турында сөйләшүләрнең чираттагысы Тукайга багышланды. Тукай иҗаты белән бергә татар әдәбияты мирасы, читтә яшәүче татарлар язмышының әсәрләрдә чагылышы хакында фикерләр яңгырады. Тукай шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә иткән шагыйрь Али Акбаш, Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәруглы, язучы Софья Корбан, һәркайсы Тукай иҗатының кыйммәтен аңлатты.
Якуп Өмәруглы «Кардәш әдәбиятлар» журналы, «Бәнгү» нәшрияты эшчәнлеге һәм анда басылган татар язучылары китаплары турында сөйләде. Төрек язучысы татар әдәбиятының байлыгына аерым игътибар юнәлтте. Төрки халыклар арасында төрек теленә иң аз тәрҗемә ителгән әдәбият булуы хакында әйтте. Әлбәттә, татарча язылган әдәби әсәрләрнең, хәтта төрек телендә, таралмавы бик кызганыч. Якуп Өмәруглы татар язучылары китаплары тәрҗемә ителмәүне зур кимчелек итеп билгеләп узды. Һәм алга таба бу юнәлештә эшләргә кирәклегенә басым ясады.
Софья Корбан үзенең чыгышында мөһаҗир татарлар тормышында Тукайның ролен аңлатты. «Безнең бабайлар Кытайга күченеп киткәндә Тукайның китапларын алып барганнар. Бер адәм Кытайда туфрак казыганда шундый бер сандыкны таба. Анда Тукай китаплары була. Миндә ул китап саклана, мин аның шигырьләре белән үстем. Аны аңлар өчен татар халкының тарихын белергә кирәк. Без аның шигырьләрендә тарихыбызны да табабыз», – дип сөйләде.
Бу чара да татар халкының моңлы көйләре, җырлары белән үрелеп барды. «İdilya» татар ашлары рестораны хуҗабикәсе, татарларга бәйле чараларны оештыручы Лилия ханым Сабирова исә үзе «Туган авыл» җырын башкарып, читтә яшәүче татарларның сагыну хисен уртаклашты.