Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG

Всемирный конгресс татар

  • Баш бит
  • Яңалыклар
    • Пресс-релиз
    • Матбугат конгресс турында
    • Әңгәмә
    • Актуаль фикер
    • Атна вакыйгасы
  • Конгресс турында
    • Структура
    • Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре
    • БТК каршындагы иҗтимагый оешмалар
    • Гомуми мәгълүмат
    • Татар оешмалары (Татарстанда, илдә, дөньяда)
    • Конгресс проектлары
    • Бәйгеләр, фестивальләр, күргәзмәләр
    • Җыеннар, фәнни-гамәли конференцияләр
    • Фотоальбомнар
    • Рәсми басма
    • Онлайн конкурслар
    • «Татар конгрессы: хәтер-хәтирә»
  • Милли тормыш
    • Файдалы киңәшләр
    • Дин
    • Икътисад
    • Кеше хокуклары
    • Мәгариф
    • Фән
    • Мәдәният
    • Спорт
    • Сәясәт
    • Тарих
    • Халыкара багланышлар
    • Хәйрия
    • Шәхесләр
    • Эшмәкәрлекне үстерү
    • Җәмгыять
    • «ТАТАРЛАР» газетасыннан
    • Татар авыллары
  • Татар дөньясы
    • Иҗат коллективлары
    • Милли белем бирү учаклары
    • Татарстан Республикасының Россия һәм чит илләрдәге вәкиллекләре
    • «Татарстанның эшлекле хезмәттәшәләре» форумында катнашучылар исемлеге
  • «Дөнья» студиясе тапшырулары
    • «Очрашу урыны – Казан»
    • «Конгресс мөнбәре»
    • «Юаннар көзгесе»
    • «ТАССРның 100 еллыгы» видео
    • «Дөнья» студиясендә кунакта
    • 10 сәер сорау
    • Репортаж
    • Халкым минем
    • «Без Тукайлы халык»
  • Туган җир
  • Төбәкләрдәге ММЧ
Баш бит / Яңалыклар / Төрекчәгә иң аз тәрҗемә ителгән төрки әдәбият – татарныкы
Төрекчәгә иң аз тәрҗемә ителгән төрки әдәбият – татарныкы

Төрекчәгә иң аз тәрҗемә ителгән төрки әдәбият – татарныкы

в Яңалыклар, Слайдер, Мәдәният, Җәмгыять, Төп яңалыклар, 23.04.2018 0

Бу көннәрдә Төркия татарлары Габдулла Тукайны искә алды. Татар халкының бөек шагыйренә багышланган чаралар бер-бер артлы Истанбул, Әнкара шәһәрләрендә үткәрелде. Шулай ук шагыйрьне искә алудан татар авылы Корыһөүк тә читтә калмады.

Әлеге кичәләр читтә яшәүче милләттәшләребез күңелендә Тукайның шигъри моңын яңартты һәм татар әдәбияты торышы турында фикер алышуга этәрде.

21 апрельдә Истанбул шәһәренең «Төрек дөньясы мәдәният мәхәлләсе» комплексында шагыйрьгә багышланган очрашу Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге, «Күлтүр А.Ш.» – Истанбул мэриясе мәдәният компаниясе һәм Идел-Урал җәмгыяте көче белән оештырылды. Бөек шагыйрь иҗатын таныту нияте белән үткәрелгән чарада Идел-Урал җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллы, Дөнья татарлары берлеге рәисе, танылган сәясәтче Садри Макъсудиның оныгы Гөнул Пултар, Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Альберт Ялышев һәм Истанбулда яшәүче милләттәшләребез, биредә гыйлем алучы студентлар катнашты.

Мармара университеты мөгаллиме, доктор Ләйсән Шаһин үзенең чыгышы белән Г. Тукай иҗатын танытса, Төркиянең танылган фотографы Атилла Күнтүз Татарстанда Тукай яшәгән җирләрдә төшергән фотолары белән шагыйрьнең туган якларын күзалларга ярдәм итте. Татар-төрек гаиләләре балалары Тукай шигырьләрен сөйләп сокландырды. Аннары исә, катнашучылар Татарстан музей өендә булдылар, казахлар чатырында тукталып, Тукай шигырьләренә язылган җырларны, татар халык көйләрен башкарып сөйләшеп-фикерләшеп утырдылар.

Төркиядә гыйлем туплаучы студентлардан Тимур Сафин һәм артист Айгөл Галиуллина чараны алып барды. Очрашу ахырында Айгөл скрипкада «Туган тел» көен уйнады, барлык катнашучылар бергәләп бу җырны башкардылар.

Шушы ук көнне Әнкара шәһәрендә урнашкан «İdilya» татар ашлары ресторанында сәнгать, мәдәният, тарих турында сөйләшүләрнең чираттагысы Тукайга багышланды. Тукай иҗаты белән бергә татар әдәбияты мирасы, читтә яшәүче татарлар язмышының әсәрләрдә чагылышы хакында фикерләр яңгырады. Тукай шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә иткән шагыйрь Али Акбаш, Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәруглы, язучы Софья Корбан, һәркайсы Тукай иҗатының кыйммәтен аңлатты.

Якуп Өмәруглы «Кардәш әдәбиятлар» журналы, «Бәнгү» нәшрияты эшчәнлеге һәм анда басылган татар язучылары китаплары турында сөйләде. Төрек язучысы татар әдәбиятының байлыгына аерым игътибар юнәлтте. Төрки халыклар арасында төрек теленә иң аз тәрҗемә ителгән әдәбият булуы хакында әйтте. Әлбәттә, татарча язылган әдәби әсәрләрнең, хәтта төрек телендә, таралмавы бик кызганыч. Якуп Өмәруглы татар язучылары китаплары тәрҗемә ителмәүне зур кимчелек итеп билгеләп узды. Һәм алга таба бу юнәлештә эшләргә кирәклегенә басым ясады.

Софья Корбан үзенең чыгышында мөһаҗир татарлар тормышында Тукайның ролен аңлатты. «Безнең бабайлар Кытайга күченеп киткәндә Тукайның китапларын алып барганнар. Бер адәм Кытайда туфрак казыганда шундый бер сандыкны таба. Анда Тукай китаплары була. Миндә ул китап саклана, мин аның шигырьләре белән үстем. Аны аңлар өчен татар халкының тарихын белергә кирәк. Без аның шигырьләрендә тарихыбызны да табабыз», – дип сөйләде.

Бу чара да татар халкының моңлы көйләре, җырлары белән үрелеп барды. «İdilya» татар ашлары рестораны хуҗабикәсе, татарларга бәйле чараларны оештыручы Лилия ханым Сабирова исә үзе «Туган авыл» җырын башкарып, читтә яшәүче татарларның сагыну хисен уртаклашты.

Айзирәк Гәрәева-Акчура

http://idel-tat.ru

2018-04-23
Гузель Насыбуллина
Алдагы: Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучылар өчен 20 төрле бирем җыелмасы әзерләнгән
Киләсе: «Мулла» фильмы татарны да, Әтнәне дә танытачак әле

Охшаш хәбәрләр

«Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» проекты дәвам итә

05.08.2026

Казанда «МОҢ» мәйданында кытай һәм татар мәдәниятенә багышланган спектакль әзерлиләр

05.08.2026

Васил Шәйхразыев Антон Шалаев белән эшлекле очрашу уздырды

05.08.2026

Фикер калдырырга Отмена

Обязательные поля отмечены *

*

*

  • Татарча
  • Русский
  • English

Эш планы

БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫНЫҢ 2026 ЕЛГА
ЭШ ПЛАНЫ

Бөтенроссия «Апуш» дәрестән тыш чаралар методик эшләнмәләре бәйгесе

«Дөнья» студиясе тапшырулары

  • Халкым минем
  • «Дөнья» студиясендә кунакта
  • «Конгресс мөнбәре»
  • Репортаж
  • Татарлар элемтәдә
  • «Без Тукайлы халык»
  • «Очрашу урыны – Казан»

ЯҢАЛЫКЛАР

  • 05.08.2026 «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» проекты дәвам итә
  • 05.08.2026 Казанда «МОҢ» мәйданында кытай һәм татар мәдәниятенә багышланган спектакль әзерлиләр
  • 05.08.2026 Васил Шәйхразыев Антон Шалаев белән эшлекле очрашу уздырды
  • 05.08.2026 «Хәрәкәттә – бәрәкәт»тә татарча вальс әйләнергә өйрәтәчәкләр
  • 05.08.2026 Казанда һәм Иннополиста төшерелгән документаль фильмның премьерасы булды
  • 05.08.2026 Баулыда «Бал туе» бал фестивале узачак
  • 05.08.2026 Васил Шәйхразыев Мәскәүдә «Россия сыйфат системасы» (Роскачество) оешмасы җитәкчесе Максим Протасов белән очрашты
  • 05.08.2026 Ульяновскидагы Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге мәктәбе турында
  • 05.08.2026 Казанда Роберт Миңнуллинның иҗатына багышланган кичә оештырылды
  • 05.08.2026 «Алма алмагачтан» Россиякүләм фестивале булачак
  • 04.08.2026 Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстан» музыкаль фестивале узачак
  • 04.08.2026 Мурманскиның Ислам үзәгендә мөселман җәмгыяте әгъзалары белән очрашу узды
  • 04.08.2026 «ТатАрча Җәй» лагереның «Без Тукай оныклары» сменасы үз эшен башлады
  • 04.08.2026 Казанда төшерелгән «Танкист» фильмы PREMIER платформасына чыкты
  • 04.08.2026 Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Мәскәүгә барачак

БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫНЫҢ 2021 ЕЛГА ЭШ ПЛАНЫ «ТАТАРЛАР: ГАМӘЛ СТРАТЕГИЯСЕ»

Кайсыгызның кулы җылы

  • Биектау районы махсус операциядәге сугышчыларга автомобиль тапшырды
    Биектау районы махсус операциядәге сугышчыларга автомобиль тапшырды

Татарлар: гамәл стратегиясе

  • ТАТАРЛАР: ГАМӘЛ СТРАТЕГИЯСЕ
    ТАТАРЛАР: ГАМӘЛ СТРАТЕГИЯСЕ

Атна вакыйгасы

  • «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» проекты дәвам итә
    «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» проекты дәвам итә

Рәсми басма

  • Бөтендөнья татар конгрессы “ХӘБӘР” бәйгесенә эшләр кабул итә башлады
    Бөтендөнья татар конгрессы “ХӘБӘР” бәйгесенә эшләр кабул итә башлады

Алхәбәр

  • Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Мәскәүгә барачак
    Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Мәскәүгә барачак

КОНГРЕСС СТРУКТУРАСЫ

  • Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы; Kүзәтү-тикшерү комиссиясе

Партнёры

Социаль челтәрләр / Соцсети

Татарча вконтакте Татарча одноклассники Ютьюб

Группа во вконтакте по-русски Группа в одноклассниках по-русски Telegram

Calendar

Август 2026
M T W T F S S
 12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31  
« Jul    

Картинка смартфона
TatTVR - смотрит вся Республика, смотрит весь мир!
TatTVR - это самые популярные телеканалы и радиостанции Республики Татарстан на Smart TV и в мобильном приложении Android и IOS
Apple Store Google Play
Яндекс.Метрика
Контакты. Политика конфиденциальности персональных данных
Все материалы сайта доступны по лицензии: Creative Commons Attribution 4.0 International.
  • Татарча
  • Русский
  • English
  • ТАТ
  • РУС
  • ENG