20-27 сентябрь көннәрендә “Идел” яшьләр үзәге базасында Vl Төрки яшьләр фестивале үтә. Программада делегатлар өчен этник-конфессиональ фестивальдә катнашу, Яшьләр эшләре буенча министрлык белән аралашу, Болгарга бару каралган.

Шулай ук Татарстанда тиздән милли-этно проектлар акселераторы оештырыла.
Тиздән гариза бирү кампаниясе башлана, инде декабрь башында сессия узачак.
Милли-этно проектлар акселераторының “Идел” яшьләр үзәге, Татарстан халыклары Ассамблеясы, “Сәләт” яшьләр оешмасы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә оештырыла.
Әлеге акселераторның нәтиҗәсе – акчалата премия һәм грантлар да каралган.
Акселераторда татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнаша алачак.