Төркиянең абруйлы “Һәҗә” нәшриятында (Анкара) “Хәзерге заман татар хикәяләре антологиясе – XXI нче гасыр” дөнья күрде (376 бит). Җыентыкта утыз исән-сау язучыбызның яңа гасырда иҗат ителгән берәр хикәясе урын алды. Антологиягә кереш сүзне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла язды. Хикәяләрне төрек теленә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фатиһ Кутлу тәрҗемә итте. Китап шушы көннәрдә Төркиядә сатуга чыга.
Тиздән әлеге антология, Татарстан Язучылар берлеге хозурындагы Әдәби тәрҗемә үзәге проекты буларак, Мәскәүдә урыс телендә дөнья күрәчәк.