Төркия югары уку йортларында укучы бер төркем яшьләр Казанга кайтты. Алар «Талантларны ачу» VI халыкара форумына катнашачак. Бу турыда Измирдә укучы Линар Хаҗиев хәбәр итә.
Җыен 28-30 ноябрь көннәрендә Казанда уза. Ул Татарстаннан читтәге яшьләр өчен үткәрелә. Анда Төркиянең Измир, Истанбул һәм Эрзурум калаларында укучы татар студентлары чакырылган.
Омск татары, җырчы һәм нәфис сүз остасы, Эгәй университеты коммуникация факультетында җәмәгатьчелек белән элемтә буенча докторантура студенты Линар Хаҗиев форумга Төркиядән 8 кешенең катнашырга теләк белдерүен әйтте.
Яшьләр форумның беренче көнендә «Балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын ачу һәм тормышка ашыру өчен Татарстанның экосистемасы» дип аталган пленар утырышта һәм төрле секция эшчәнлекләрендә катнашачак.
«Остазлар олимпиадасы» проекты кысаларында төрле оешма җитәкчеләре белән әңгәмәләр үткәрәчәкләр.
Форум 30 ноябрьдә «Өлкән буын кешеләренең мөмкинлекләре» семинары белән төгәлләнәчәк.