Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә укучы татар яшьләре Казанда «Талантларны ачу» форумында катнашачак
Төркиядә укучы татар яшьләре Казанда «Талантларны ачу» форумында катнашачак

Төркиядә укучы татар яшьләре Казанда «Талантларны ачу» форумында катнашачак

Төркия югары уку йортларында укучы бер төркем яшьләр Казанга кайтты. Алар «Талантларны ачу» VI халыкара форумына катнашачак. Бу турыда Измирдә укучы Линар Хаҗиев хәбәр итә.

Җыен 28-30 ноябрь көннәрендә Казанда уза. Ул Татарстаннан читтәге яшьләр өчен үткәрелә. Анда Төркиянең Измир, Истанбул һәм Эрзурум калаларында укучы татар студентлары чакырылган.

Омск татары, җырчы һәм нәфис сүз остасы, Эгәй университеты коммуникация факультетында җәмәгатьчелек белән элемтә буенча докторантура студенты Линар Хаҗиев форумга Төркиядән 8 кешенең катнашырга теләк белдерүен әйтте.

Яшьләр форумның беренче көнендә «Балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын ачу һәм тормышка ашыру өчен Татарстанның экосистемасы» дип аталган пленар утырышта һәм төрле секция эшчәнлекләрендә катнашачак.

«Остазлар олимпиадасы» проекты кысаларында төрле оешма җитәкчеләре белән әңгәмәләр үткәрәчәкләр.

Форум 30 ноябрьдә «Өлкән буын кешеләренең мөмкинлекләре» семинары белән төгәлләнәчәк.

Рушания Алтай

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*