Бөтендөнья татарларын берләштергән конгрессыбыз оешуына да 30 ел. Әлегә яшь журналист кына булсам да милли хәрәкәт, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә ихтирам-хөрмәт яшьтән үк тәрбияләнде.
Халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен бергә сакларга кирәк. Кирәк чакта якларга, сөйләргә, балкытырга. Туган телем, газиз телем – тормышымның мәгънәсе, матурлыгы, хозурлыгы! Милли хисләр, йолаларыбыз, милли бизәкләребез, туган әдәбиятебез – хәзинәбез… Бүгенге көнне бу сораулар күпләрне борчый. Дәвере шундый… Яшь буын татарча сөйләшәме, оялмыймы? Алар милли мәдәниятебез, сәнгатебез белән бәйлеме? Уйландыра торган, четрекле сораулар, әлбәттә. Ә минем һәм фикердәшләрем өчен туган телем – ата-бабалырыбыздан килгән изге васыять, кагыйдә, бер канун. Туган телгә, әдәбияткә, милли мирасыбызга мәхәббәт чаткысы калебкә яшьтән салына, минемчә. Алай гына да түгел, беренче бишек җырларыннан… Өйдәге мохиттән, балалар бакчасындагы тәрбиядән, мәктәптәге, югары уку йортларындагы татар теле һәм әдәбияты фәне дәресләреннән һәм, әлбәттә, туып-үскән төбәктәге милли-мәдәни рухтагы үзәкләрдән, оешмалардан. Шөкер, бүгенгесе көнгә Хөкүмәтебез бик күп мөмкинлекләр бирә, уңайлы шартлар тәкъдим итә.
Урындагы, районнардагы матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары да һичшиксез зур әһәмиятле роль уйный! Алар халыкны мәдәниятле һәм мәгүрифәтле булырга өнди. Үзем дә бу җәһәттән “ТАТМЕДИА” АҖ “Актаныш-информ”да “Теле барның – юлы бар”, “Халкыбыз сынамышлары”, “Күңел энҗеләре” һәм “Могҗизалы табын” кебек сәхифәләр, махсус рубрикалар алып барам. Киңкүләм җәмәгатьчелек аларны яхшы гына кабул итә.
Бүгенге чор – төрле кирәкле дә, кирәкмәс тә юнәлешләр «чәчәк аткан» вакыт. Тормыш үз кануннарын куя… Эчеп, тәмәке тартып яткан яшь буынны күреп йөрәк әрни, ана телебезне санга сукмаулары тагы да кимсетә… Дине бөтен, акылы камил, фикере тулы һәм төпле булган әдәпле яшьләрне күрү, очрашу, аралашу белән йөзләребез назлана. Никах-туйларда булырга туры килә, күп татар милләте вәкилләренең шундый гомерлек бәйрәм чараларында да «руслашу» хакимлек итә. Минемчә, бу хәл бер дә дөрес түгел. Сандык тутыру, аны мәҗлестә сату, су юлы, ашка алу, килен төшерү йолалары нинди гүзәл! Минем уйлавымча, Ватанпәрвәр, туган җиреңне, газиз иленеңе, ана телеңне, хозур мирасны яратып, мөхтәрәм итеп яшәргә кирәк. Бу бәхет сере. Аның беренче кагыйдәлек пункты. Телефоннарыбызда, мисал өчен, ретро, халык җырлары рингтоннары торса, нинди матурлык бит! Һәр мизгелдән ямь чаткылары, мәхәббәт уты табып яшәү кирәк. Милли мираска битараф калмыйк, дуслар. Һәм, иң мөһиме, үземнән әйтәм: төрле фестивальләр лауреаты буларак, минем өчен иң кыйммәтлесе миллләтәшләремнең олы рәхмәте, Ходаемның сәгадәте. Җиһаныбызда моннан да зиннәтлерәк нәрсәләр бар икән соң ул?! Юктыр ла…
Бөтендөнҗя татар конгрессын, Милли Шурасын һәм барлык җиһаныбызда сибелеп гомер кичерүче милләтәшләрне бу күркәм вакыйга белән ихлас тәбрик итәм! Яңадан-яңа үрләр яулап, милләтебез, ана телебезне хөрмәтләп, горур халык булып яшәргә язсын!
Юлай НИЗАЕВ,
“Актаныш-информ”.