tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алина Заһитова: «Казан миңа кеше арасына чыгарга һәм Олимпия чемпионы булырга булышты»
Алина Заһитова: «Казан миңа кеше арасына чыгарга һәм Олимпия чемпионы булырга булышты»

Алина Заһитова: «Казан миңа кеше арасына чыгарга һәм Олимпия чемпионы булырга булышты»

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Мәскәү өлкәсендә гольф буенча Ачык чемпионат кысаларында хәйрия аукционында катнашты.

Чарада Заһитова имзасы куелган тимераяк 150 мең сумга сатылды. Җыелган акча Казанда Идел буе балалар йорты өчен спорт мәйданчыгы төзүгә тотылачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Бүген изге эш башкарабыз — балаларга ярдәм итәбез. Кайчандыр Казан миңа кеше арасына чыгарга һәм Олимпия чемпионы булырга ярдәм итте. Шуңа күрә мин балаларга спорт мәйданчыгы булдыруда ярдәм итәргә телим. Әйдәгез, барыбыз бергә изгелек эшлик», – диде Заһитова.

Акуцион нәтиҗәсе буенча 1 040 000 сум акча җыелган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*