tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Фәннәр академиясендә татар авылының бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алыштылар
ТР Фәннәр академиясендә татар авылының бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алыштылар

ТР Фәннәр академиясендә татар авылының бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алыштылар

IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены барышында делегатлар Россиядәге татар авылларының торышы һәм үсеш перспективалары турында сөйләштеләр.

Дискуссион мәйданчыкның модераторлары булып Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтү ассоциациясе директоры Ф.Я. Уразаев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.А. Мәхмүтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге җитәкчесе И.Ш. Гафуров тордылар.

Дискуссион мәйданчыкның эшен Татарстан режиссеры Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау чатында» дип исемләнгән документаль фильмы ачып җибәрде.

Әлеге фильм Актаныш районында урнашкан Өшәр (Иске Семиостров) авылы турында. Түбән Кама ГЭСын төзү вакытында Татарстан, Башкортстан, Удмуртия һәм Пермь өлкәсендәге 700 меңгә якын хуҗалык кузгатыла. Өшәр авылы да шулар арасында була һәм авыл халкы күченә башлый, әмма аны су басмый кала. 1976 елдан бирле анда бер генә кеше – Габдулла Хәйбуллин гына яшәде.

Әлеге фильм өчен 100 сәгатьтән артыграк материал тупланган.

«Курше авыл» проекты җитәкчесе Денис Елисеевның чыгышы татар милли стилендәге бистә төзүгә багышланды. Билгеле булганча, бистә мәйданы 100 га тәшкил итә. Җитәкче сүзләренә караганда, «Курше авыл» бердәм архитектура стилендә – биналар һәм парк композицияләре яңа, заманча татар архитектура традицияләре белән төзеләчәк.

Биредә авыллар кооперациясе турында да сүз барды. Бу хакта Тәтеш районының “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Римма Сафиуллова сөйләп узды. Римма ханым белдергәнчә, районда әлеге юнәлеш киң таралган. Бу өлкәдә эш итүдә бигрәк тә республика программалары булыша, диде “Ак калфак” оешмасы әгъзасы.

Интернет аша экологик продуктлар белән сәүдә итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу өлкәдә эш тәҗрибәсе белән “Затлы азык” проекты авторы Разил Кәримуллин уртаклашты. Интернет кибетләренең мөмкинлекләре, аерым алганда, мобиль кушымталар аша табигый ризык сатып алу юллары ачыкланды.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*