tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиевның XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыеныда ясаган чыгышы
ТР Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиевның XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыеныда  ясаган чыгышы

ТР Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиевның XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыеныда ясаган чыгышы

Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, «ислам» – «буйсыну», «үзеңне бер Аллаһка багышлау» мәгънәсен анлата.

Ислам диненең биш баганасы, һәрбер мөселман тарафыннан үтәлергә тиешле фарыз фигылләр шул:

  • беренчесе Шәһадәт  – Аллаһ тәгаләдән башка иләһ юклыгына, һәм Мөхәммәд Аның илчесе (рәсүле) икәнлегенә таныклык бирү;
  • икенчесе Намаз уку;
  • өченчесе Рамазан аенда Ураза тоту;
  • дүртенчесе – хәлле кешеләрнең  үз байлыгыннан ярлыларга бирергә тиешле өлеше яки Зәкят;
  • бишенчесе – мөмкинлеге булган кешегә гомерендә бер тапкыр булса да Мәккәгә Хаҗ кылу.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт салаллаһу галәйһи вәссәләм сөйләшкән телнең үзенчәлекләренә төшенү, шул телдә язылган Аллаһы Тәгалә сүзләрен өйрәнү бик күп халыкларның киләчәк үсешенә йогынты ясады.

Борынгы Болгар иленә Бөек Багдад хәлифенең илчеләре килгәнче үк, Алмыш ханның тирәсендә ислам юлындагы кешеләр була.

Багдад илчелеге Идел Болгарстанына 922 елның май аенда килеп җитә. Хәзергечә борынгы ватаныбыз ислам дөньясындагы иң төньяк ил булып санала. Ислам дине алып килгән иң  әһәмиятле үзгәрешләрнең  берсе – үз вакытына күрә бик прогрессив, алдынгы булган гарәп язмасын кабул итү һәм гарәп язмасы аша – алдынгы мөселман фикерләү даирәсенә керү.

Урта гасырлардан бирле киң танылган шагыйрь Кол Гали «Кысса-и Йосуф» әсәре белән татар мөселманнарының язу культурасына башлангыч бирә.

Рус иле кебек, Идел Болгары да шәһәрләр иле була: Биләр, Болгар, Сувар, Юкәтау калалары.

Рәсми рәвештә ислам динен кабул итеп алу бу дәүләткә Урта Азиядән күп кенә галимнәргә, сәүдәгәрләргә һәм сәяхәтчеләргә юл ача. Үз чиратларында алар күп кенә уку йортлары, дин һәм мәгариф үзәкләре ачалар.

Кайнап торган үсеш чорын Чыңгызхан яуларының һөжүме туктата.

Монгол яуларының  рус җирләрен  һәм Ауропаны яулау юлында Идел Болгары соңгы киртә була. Шуна күрә, цивилизация буларак тулысынча тар-мар ителә. Шулай булса да, ислам диненең Идел буе халыкларына булган иҗтимагый, мәдәни һәм рухи йогынтысы шул кадәрле көчле булганга, берникадәр вакыттан соң ислам дине Алтын Урда дәүләтенең  мәдәниятендә һәм икътисадында яңадан чагылыш таба.

Алтын Урда дәүләте берничә ханлыкка бүленгәч, Урта Идел халкын Казан ханлыгы берләштерә. Аның башкаласы Казан каласының яңа сәяси һәм мәдәни үзәккә әверелүендә Чыңгыз ыруыннан булган ханнарның өлеше зур. Башында сәитләр, ягъни, Мөхәммәт пәйгамбәрнең дәвамчылары торган мөселман әһелләре Казан ханлыгының  иҗтимагый-сәяси тормышында бик әһәмиятле роль уйнадылар.

1552 елны Явыз Иван Казан ханлыгын үзенә буйсындыра һәм Идел-Урал мөселманнары  Рус дәүләтенә керә. Татар зыялылары һәм гади халык вәкилләре, уртак илгә намус белән хезмәт итеп, илне дошманнан саклауда,  сәясәткә, жәмгыять тормышына уңай йогынты ясадылар.

1722 елда Болгар шәһәренә Россия императоры Пётр Патша килә. Борынгы кала патша күңелендә һәм зиһенендә тирән эз калдыра, шәһәрне саклап калуга үз өлешен кертә.  Казан губернаторы исеменә язган хатында ул болай ди:

(цитата без перевода)  «В бытность нашу в Болгаре видели мы, что у старинного болгарского строения башни (или колокольни) фундамент испортился, и оный подлежит подделать вновь. Того ради пошлите туда

ныне человек двенадцать или пятнадцать каменщиков с их инструментами и несколько бочек извести, а камня там старого довольно много есть, также и места старые по времени велите чинить».

Әби Патша Екатерина Казан шәһәрендә таш мәчетләр салырга рөхсәт итә, һәм беренче таш мәчет – әл-Мәрҗәни мәчете калкып чыга. Уфа шәһәрендә Россия мөселманнарының  Дини нәзарәте булдырыла.

Россия империясендә мөселманнар укый-яза белмәүне – гөнаһ итеп  санаганнар. Россия халыклары арасында иң югары грамоталык мөселманнарда саналган, ә татар-мөселман халкы күпләп яшәгән шәһәрләрдә типографияләр дә күп булган.

Бу күрсәткеч нигездә Яңа җәдитле мәдрәсәләр эшчәнлеге аркасында мөмкин булган. Алар укыту программасына, ислам дине таләп иткән сабаклардан тыш, рус телендә фәннәр дә укытканнар. Әлеге укыту методикасын кулланучы мөгаллимнәрнең башында Шиһабетдин Мәрҗәни торган. Ул татар халкының иминлеген, матди хәлен, сәяси хокукларын, киләчәген һәм милли үзаңы булуны кайгырткан.

«Диндә өч төрле әйбер юк, әмма алар аны саклый. Алар – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәтләр».

Унтугызынчы гасыр ахырында Россиядә атаклы мәдрәсәләр барлыкка килә. Галимжан Баруди 1882 елда нигезләгән «Мөхәммәдия», Ырынбур каласында бертуган Хөсәеновлар салдырган «Хөсәения» мәдрәсәләре. Иң танылган мөселман уку  йорты булып Уфа шәһәрендәге «Галия» мәдрәсәсе саналган. Биредә татар әдәбиятының  күренекле вәкилләре һәм жәмәгать эшлеклеләре Мәҗит Гафури, Шайхзада Бабич, Хәсән Туфан, Сәйфи Кудаш укыганнар.

1905 елда император Николай Романовның диннәр азатлыгы турындагы указын да мөселманнар  тормышындагы әһәмиятле бер вакыйга дип әйтергә була. Әлеге канун сәяси хокукларны арттыра һәм мөселманнарга Дәүләт Думасына сайланырга мөмкинлек бирә. Совет властен мөселманнар, гомумән алганда, уңай каршылыйлар, большевиклар партиясе башлангыч елларда аларның  сүзләренә колак сала. 1922 елда Петроградта беренче Жәмигъ мәчет төзелә башлый, Мәккә шәһәрендә уздырылган Беренче  Бөтендөнья мөселманнар конгрессына делегация җибәрелә, милли республикалар барлыкка килә.

30 нчы елларда дәүләттә ислам дине кысрыклана башлый. Бары тик Бөек Ватан сугышы елларында гына бу басу бераз тынып тора.1942 нче елны Россия мөселманнары корылтаенда Габдрахман хәзрәт Расүлев фашистларга каршы «җиһад» белдерде: «Бүгенге көндә улы, атасы, туганы фашист белән сугышмаган бер генә мөселман да юк, – кулга корал тотып без уртак ватаныбызны дошман явыннан саклыйбыз.  Кемдер завод-фабрикаларда эшли, Җиңүне якынлаштыра. Чөнки безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәт салаллаһу галәйһи вәссәләм әйткән: «Туган илне яклау – ул иманның яртысы».

1989 елда   мөфти Тәлгать Тажетдин Болгар җирендә Изге җыенны  башлап җибәрә.

Егерме беренче гасыр башында Россиядә ислам инфраструктурасы барлыкка килде, дини белем бирү системалы рәвештә алып барыла, хәләл индустриясе үсә һәм тарала, китап басу һәм матбугат чаралары эшләп килә.

Рухи яңарышның төп билгесе булып, туксанынчы еллар уртасында нигез салынган Кол Шәриф мәчете тора. Бүгенге көндә республикада     2 меңгә якын  мәчет эшләп килә. Рамазан гаете белән Корбан бәйрәме дәүләт бәйрәме дәрәҗәсендә билгеләп уздырыла. Теләгән кешеләр Хаҗга Мәккә шәһәренә бара ала, укыйм дигән кешегә мәдрәсәдән башлап академиягә кадәр юл ачык.

Республиканың  рухи яңарышын күрсәткән иң  мөһим билге булып яңартылган борынгы Болгар каласы тора. Бу эшне 2010 елдан бирле беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкләгән «Янарыш» фонды алып барды. Изге борынгы жирдә Ак Мәчет белән Ислам академиясе төзелде. Болгар шәһәрен Бөтендөнья мирасын саклаучы ЮНЕСКО оешмасы үз канаты астына алды.

Безнең Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Дини нәзарәтләрнең хезмәтләрен хуплый, аларның милләттәшләрнең берләштерү һәм тәрбия бирү эшләренә һәрвакыт ярдәм итә. Без үзебезнең чиксез рәхмәтләребезне Рөстәм Нургали улына җиткерәбез.

Шулай итеп, бүгенге көндә ислам дине Россиядәге көндәлек тормышны иминлек юлыннан алып баручы ышанычлы нигез булып тора.   Россия Президенты Владимир Владимирович Путин карары нигезендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүне зурлап билгеләп үтү – моның ачык дәлиле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*