tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Хөснуллин Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенының пленар утырышында чыгыш ясады
Марат Хөснуллин Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенының пленар утырышында чыгыш ясады

Марат Хөснуллин Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенының пленар утырышында чыгыш ясады

Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенының пленар утырышы дәвам итә. Сәламләү сүзе белән  Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә  Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгына  багышланган бәйрәмнәрне әзерләү һәм уздыру буенча Оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин чыгыш ясады.

“Инде күп еллар Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены Россия төбәкләре дин эшлеклеләрен берләштерә. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин мөселманнарның җәмгыятьтә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, мәдәни күптөрлелекне саклап калуга, илебезнең өстенлекле мәнфәгатьләрен яклауга мөселманнарның зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте”,- диде Марат Хөснуллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*