tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Казанның Җәмигъ мәчете төзелеше башлану уңаеннан истәлек ташы урнаштыру тантанасы узды
Бүген Казанның Җәмигъ мәчете төзелеше башлану уңаеннан истәлек ташы урнаштыру тантанасы узды

Бүген Казанның Җәмигъ мәчете төзелеше башлану уңаеннан истәлек ташы урнаштыру тантанасы узды

Бүген Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел  тулуга багышланган иң мөһим чараларның берсе – яңа Җәмигъ мәчете комплексы төзелеше башлану уңаеннан истәлек ташын урнаштыру тантанасы узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

-Бүген мөһим вакыйгада – башкалабызда Җәмигъ мәчете төзеләчәк урында истәлек ташы кую тантанасында катнашабыз. Шиһабетдин Мәрҗәни исемен йөрткән мәчетебез, Кол Шәриф мәчете һәм башка мәчетләребез җәмәгатьчелек акчасына төзелгән. Яңа Җәмигъ мәчете төзелеше матди ярдәм җыю белән “Игелек” хәйрия фонды шөгыльләнәчәк, теләгән һәркем бу изге эшкә үз өлешен кертә ала. Җәмигъ мәчете проектына халыкара конкурс бара. Мәчет архитектурасы безнең күп гасырлык үзенчәлекле милли культурабызны чагылдырырга, бөек һәм танылган булырга тиеш, – дип ассызыклады Рөстәм Минниханов.

Чарада шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә  Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгына  багышланган бәйрәмнәрне әзерләү һәм уздыру буенча Оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Чувашия, Карачай-Черкес, Кабардин-Балкар, Мордовия Республикалары җиткәчеләре, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Россиянең  Югары  мөфтие,   Россия  мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләр шурасы  рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*