
Мәктәп укучыларын, мәшһүр дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы, мөгаллим, археолог, этнограф, көнчыгыш белгече Шиһабетдин бине Баһаветдин әл-Мәрҗанинең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштыру өчен дәрес-тамаша уздырдык. Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге оештырган әлеге эчтәлекле чарада шәһәребезнең Аксакаллары, “Кама таңнары” әдәби берләшмә әгъзәләре, “Ак калфак” хатын-кызлары, музей хезмәткәрләре катнашты, курай моңы, төрле халыкларның ялкынлы җыр-биюләре белән үрелеп барды. Татар милли педагогикасының күренекле галимнәре – алтын хәзинәләре, ягъни мәгърифәтчеләре булуы безнең өчен зур байлык. Алар белән яшь буынны без таныштырмый кем таныштырсын?, дип сүзен башлады кичәне алып баручы Нурзия Рашит кызы Мирхазова.

Шәһәр музее хезмәткәре Вәлиева Дания Сәетгәрәй кызы Шиһабетдин Мәрҗани турында видео-ролик тәкъдим итсә, мәгърифәтче эзләре буйлап йөргән Аксакалыбыз, язучы Фәтхулла Абдуллин истәлекләре белән уртаклашты. «Сүзләрнең кыйммәтлесе – заман үтү белән онытылмый торганы…» дип яза Ризаэддин Фәхреддин.
Чыннан да шулай, 200 ел узуына карамастан, без үзебезнең күренекле шәхесләребезне барлыйбыз, аларның язганнарын кат-кат укыйбыз, кушканнарын үтәргә тырышабыз, эшебездә кулланабыз. Бәйрәм төсмерен алган кичәбез ахырында Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкче урынбасары Исмагилова Вәсилә Исмагыйль кызы чарада актив катнашкан укучыларга рәхмәт йөзеннән “Казан утлары” журналлары һәм дисклар өләште.
Нурзия Мирхазова, Татарстанның Атказанган укытучысы, Язучылар берлеге әгъзасы