tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәния Фәрхи Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты булды
Хәния Фәрхи Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты булды

Хәния Фәрхи Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты булды

Легендар җырчы, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи үзе үлгәннән соң 2016 ел өчен Әнгам Атнабаев исемендәге район премиясе лауреаты булды.  Бүләкне җырчының бертуган сеңлесе – Фирүзә Ибәтуллинага тапшырдылар. Ул быел Хәния Фәрхи истәлегенә башкорт һәм татар җырын башкаручылар бәйгесен оештырырга ниятли.

2017 ел өчен Әнгам Атнабаев исемендәге премиягә «Илһам» халык театры режиссеры Фәрит Җиһангиров лаек булды.

Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга һәм Гаилә елына багышланган чаралар шагыйрьнең туган ягында – Башкортстанның Тәтешле районы Иске Күрдем авылында узды.

Бүген М.Гафури исемендәге Башкорт драма театрында Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе була.

http://www.bashinform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*