Тубыл балалары Татарстанның балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган “Гөлстан” профильле тел сменасында булып кайттылар. Россия Федерациясенең һәм Татарстанның төрле өлкәләреннән килгән татар балалары өчен профильле сменда 23 нче июльдән 5 августка кадәрле Тубыл шәһәреннән файдалы һәм күңелле ял иткән 9 укучы онытылмаслык хатирәләре, фикерләре белән уртаклаштылар.

Балалар татар мөхитендә, халкыбызның мәдәниятенә тулысынча кереп, татарча җырлап, биеп, сөйләшеп, уеннарда, квестларда, спорт турнирларында катнашып көннәрен күңелле һәм файдалы үткәргәннәре турында сөйләделәр. Нурия Усенкова:”Кызым Милана да “Гөлстан”да ял итеп кайтты. Ул күп еллар “Йолдызлар” вокал ансамблендә җырлады. Тубыл шәһәренең беренче мәктәбенең сигезенче сыйныфын бишле билгеләренә тәмамлады. Узган уку елында шәһәр, өлкә һәм Россия күләмендә бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулады. “Гөлстан”да мавыктыргыч мизгелләрне кызыклы, күңелле итеп оештыручыларга, лагерьда ял итү мөмкинлеген булдыручыларга рәхмәтләремне белдерәсем килә,”-диде.
“Гөлстан” профильле тел сменасында ял итүче балалар уку елы дәвамында Тубылның себер татар мәдәният үзәгендә “Йолдызлар” вокал ансамбле, “Нур” әдәби-иҗат түгәрәге , “Әминә” декоратив-гамәли иҗаты түгәрәкләрендә шөгыльләнеп шәһәр күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларда актив катнашалар. Балаларны алып баручы, смена тәмамланганнан соң аларны барып алып кайтучы, аларга Казанны күрсәтүче җитәкчеләре Динара Әпсәләмова:“Себер татар мәдәният үзәге каршында оештырылган түгәрәкләргә йөрүчеләрнең мондый илкүләм танылган профильле лагерындә татар теле буенча белемнәрен күтәрергә, ял итергә мөмкинлекләре булды. Татар мәдәният үзәгендәге түгәрәкләрдә балалар 3-4 яшьләреннән җырларга, биергә өйрәнделәр. Укучыларны татар мәдәниятенә, татар теленә мәхәббәт берләштерә. Алиса, Юлия Баганаевалар, Ләйсәнә, Аделя, Әбсәләмовалар, Ләйлә Насыйбуллина, Карина Коптяева, Гөлнара Көлмаметьева, Илмира Галеева, Милана Усенкова-бөтенесе сәләтле, кызыксынучан, татар телен, мәдәниятен өйрәнергә омтылган укучылар. “Гөлстан” ял итү лагерынә баруны оештыручы себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага, “Гөлстан” профильле тел сменасында эшләүче укытучыларга, җитәкчеләренә рәхмәтләребезне юллыйбыз,”-дип сөйләде.
Римма Умитбаева
Тубыл