tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә театрында Фәрит Бикчәнтәев «Кичер мине, әнкәй» драмасының репетицияләрен башлады
Әтнә театрында Фәрит Бикчәнтәев «Кичер мине, әнкәй» драмасының репетицияләрен башлады

Әтнә театрында Фәрит Бикчәнтәев «Кичер мине, әнкәй» драмасының репетицияләрен башлады

Әтнә театрында Рабит Батулла пьесасына нигезләнгән «Кичер мине, әнкәй» драмасының репетицияләре башланды.

«Спектакльне сәхнәгә якташыбыз, танылган режиссер Фәрит Бикчәнтәев куя», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Август башыннан Әтнә театры коллективы җәйге яллардан соң эшкә чыккан һәм яңа спектакль әзерли башлаган. Театр яңа сезонны премьера белән ачарга җыена.

«Премьера октябрь аенда булыр дип тәгаенләнә», — ди театрның матбугат үзәге.

Үткән юбилей сезонында Фәрит Бикчәнтәев Әтнә театрында Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектаклен чыгарган иде.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*